БИТЛЕКЛӘР САТЫЛА, ПЕРЧАТКАЛАР – ЮК…
Россиядә перчатка һәм антисептикалар сатылышы кимегән, ә менә битлекләрнеке, киресенчә, арткан.
Россиядә перчатка һәм антисептикалар сатылышы кимегән, ә менә битлекләрнеке, киресенчә, арткан.
pixabay.com
Март ае белән чагыштырганда июльдә перчатка сатылуы 38%ка төшкән. “Такском” аналитиклары исәпләвенчә, бер капның бәясе җәй аенда 1,5%ка арткан һәм якынча 133 сум тәшкил итә.
Шулай ук антисептиклар да 21%ка азрак сатыла башлаган. Бәяләре исә шулай ук 1,5%ка арткан – уртача 487 сум тора.
Ә менә маскалар һәм санитайзерлар әйбәт сатыла: беренчесенең сатылышы 15%ка арткан, ә санитайзерларга ихтыяҗ 3,5 тапкырга үскән. Санитайзерлар бәясе 138 сумга күтәрелгән, битлек бәясе исә төшкән – кабы уртача алганда 129 гына сум.
Чыганак: kazanfirst.ru
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев