-
«Tamga» режиссерлар лабораториясе эскизларын тәкъдим итү программасы Режиссерлар татар сәхнәсе өчен көтелмәгән, четерекле темалар кузгатачак: балалар һәм өлкәннәр арасындагы упкын, аны китереп чыгарган комплекслар һәм җавапсызлык, уйдырма дөньяга китеп яшәү, мәктәп һәм анда үз урыныңны табу юллары...
-
Казахстан башкаласында Тукай урамы барлыкка киләчәк Бу хакта дәүләт башлыгы Татарстан Президенты белән очрашуда белдергән.
-
ВИДЕО: фаҗига белән тәмамланган туган көн Биш үсмер урында ук һәлак булган, бер малай хәзерге вакытта реанимациядә ята.
-
Күргәзмәдә сүзлек запасларын баетырга мөмкин Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесы студентлары татар хәрефләре темасына күргәзмә әзерләгән.
-
Алла сакласын! Операция вакытында өч табиб яман шешне өч сәгать дәвамында тотып торган... 55 см зурлыктагы яман шешне алу өчен, хирургларга зур көч таләп ителә.
-
КҮЗӘТҮ: КАЗАН БИТ БУШ ТҮГЕЛ! Казандагы рухи азыктан көч-куәт, ышаныч һәм өмет җыючы бер татар баласы буларак язам.
-
«Созвездие-Йолдызлык» XXI ачык яшьләр телевизион фестиваленең суперфиналы бара Быел фестивальдә Мәскәү, Пермь, Нефтекамск, Южноуральск, Әстерхан, Ижау, шулай ук Израиль вәкилләре дә катнаша.
-
ТР Вице-премьеры Альберт Кәримов: "Республика Президенты "Безнең заман" фестивален тиешле дәрәҗәдә үткәрергә бурыч куйды" Видеоконференция форматында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре башлыклары катнашты.
Блогер Татар Малай: "Кеше чирләгәндә интернетта утырмый!"
Блогер Татар малай (Ринат Галиәхмәтов) инстаграмда язылучыларына шундый мөрәҗәгать белән чыкты.
"Кичә әти-әнием коронавирусны җиңде дип язган идем. Нәрсә генә язып бетермәдегез "Әкият сөйләмә", "Кеше куркытып йөрмә", "Уйлап чыгарган чир", "Безне алдалама", һ.б.
Ә сез беләсезме, кичә әниемә күпме кеше директка язды, менә хәзер шулай ук өйдә, бик каты чирләп, температура белән ятабыз дип?! Чирләгәндә кешегә сөйләп йөрмисең бит, өстәвенә "Миндә вирус тапканнар", - дип. Әтием-әнием, температура булуга, самоизоляция, карантинга өйдә калдылар".
Ринат үзенең язганнарын дәлилләп, документ фотосын да куйган:
"Ә кемнәр мине яхшы күзәтеп бара, белә, без 9 май бәйрәмнәренә Түбән Камага кайткан идек, ләкин әти-әнием белән күрешә алмадык, алар бик каты чирләп карантинда өйдә ятканнар иде. Сезгә дә аның турында язмадым, чөнки мин гомумән андый негатив постлар язмыйм".
"Кеше чирләгәндә интернетта утырмый!"
Без дә февраль аенда бик каты чирләп алдык, күп кеше сизгән иде. Ә менә терелгәч, рәхәтләнеп язам "Терерлдек", - дип! Үзегезне саклагыз! Сакланганны Аллаһ саклар!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз