Эксклюзив
БЛОГЕРЛАР МӘКТӘБЕ: кайда? кайчан? бушлаймы?
Анда барлык теләүчеләр катнаша алачак.
28 сентябрьдә Казанда бушлай «Йөрәктән йөрәккә» блогерлар мәктәбе проекты старт ала.
Укытучылар булып дөньяви масс-медиа өлкәсендә әйдәп баручы экспертлар чыгыш ясаячак. Алар арасында яшьләр эшләре буенча Синодаль бүлек белгече Александр Маланин, Казан дәүләт мәдәният институты телевидение кафедрасы укытучысы Максим Мальков, SMM-белгеч Владислав Дежнев, шулай ук Казан блогерлары булачак.
Блогерлар мәктәбе 28 сентябрьдән 3 октябрьгә кадәр Петровский бистәсендә эшләячәк, яшәү, туклану һәм укыту бушлай булачак. Уку тәмамлангач, барысы да блогер мәктәбен тәмамлау турында сертификатлар алачак.
Текст после содержания указынный в настройках
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев