Логотип Идель
Эксклюзив

Бәраәт кичәсе - нинди кичә?

Бәраәт кичәсе — гөнаһлардан котылу, бәхет һәм иминлек кичәсе. Төрле уңышлар, изгелекләр иңә торган көн булып санала.

Бәраәт кичәсе — гөнаһлардан котылу, бәхет һәм иминлек кичәсе. Төрле уңышлар, изгелекләр иңә торган көн булып санала.

Нәкъ шушы көнне Аллаһ Тәгалә һәрбер кешенең язмышын билгели. Бу көнне кешеләрнең бер еллык бәхет-сәгадәтләре билгеләнеп куя.

Быел  Бәраәт кичәсе апрель аеның 7нән 8нә туры килә, дип хәбәр итә m.islam-today.ru сайты.

Бәраәт кичәсендә мәрхүмнәрнең гөнаһларын кичерүне ялварып догалар укыла, фәкыйрләргә хәер өләшенә һәм мөселманнар бер-берсенә кунакка йөрешәләләр.

Бу кичне гыйбадәттә, Коръән укып, намазлар укып үткәрергә кирәк

Бу кичтә ахшам намазыннан соң 2 рәкәгат итеп, 3 тапкыр нәфел намазы укырга киңәш ителә. Аннан соң изге теләкләрне өмет итеп һәм мәрхүмнәр рухына багышлап «Ясин» сүрәсен уку бик тә саваплы.

Иң мөһиме бу кичтә барлык тормышыны күз алдыннан үткәрү. Бер кем дә үзенең Раббысы Аллаһы Тәгалә каршына кайтачагын онытырга тиеш түгел. Кем бу кичәне бушка уткәрә шул зур өстенлектән мәхрүм кала. Әлеге вакыйганы көндезен ураза тотып кичен гыйбадәттә уткәрү бик саваплы.

Бәраәт кичәсендә өч тапкыр Ясин («Йәсин» сүрәсе тулысынча) уку яхшы.

Беренче тапкыр дөньяда да ахиратта дә бәхетле булу өчен укыла. Болай ният әйтелә:

«Йә Раббым ният кылдым дөньяда да ахиратта дә бәхетле булу өчен ясин сүрәсен укымакка — Раббым кабул ит». Аннан Ясин сүрәсе укыла аңардан соң бәраәт догасы.

Икенче Ясинне озын гомер сорап укыйлар. Ният мондый тәртиптә әйтелә:

«Йә Раббым бу дөньяда озын, гыйбадәтле гомер насыйп булсын өчен ясин укымакка ният кылдым — Раббым кабул ит» Һәм тагын икенчегә Ясин укыла аннары шулай ук бәраәт догасы.

Өченче “Ясин”не укыр алдыннан ният кылу тәртибе:

“Раббым, мине, гаиләмне һәм якыннарымны бөтен начарлыклардан саклар өчен һәм ризыкларыбызны мул итүең өчен “Ясин” укымакка ният кылдым, Раббым, кабул ит”.

Ясин укыла, аны тәмамлаганнан соң, Бәрәат догасы укыла.

Бәрәат догасы

Әй Аллаһым, әгәр мине бәхетсез итеп, исемемне бәхетсезләр дәфтәренә язган булсаң, аны сөртеп юк ит һәм бәхетлеләр дәфтәренә яз. Әгәр мине бәхетлеләрдән итеп, исемемне бәхетлеләр дәфтәренә язган булсаң, әлеге язуны беркайчан да сөртелми торган ит. Чынлыкта, син Корьән-Кәримеңдә: “Аллаһ Тәгалә нәрсәне теләсә, Ләүһул мәхфуздән шуны сөртер, юк итәр, теләгәнен исә калдырыр, сөртелмәслек итәр”, — дип әйтәсең.

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.

Әссәламүгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!

Хөрмәтле дин кардәшләрем!

Бүген – Шәгъбан аеның 14-нче көне, димәк, кояш баеганнан соң безне Изге Рамазан аена якынайтучы Бәраәт кичәсе җитәчәк.

“Миннән гафу сораучылар юкмы? – Мин аларны гафу итәм. Мул тормыш, байлык сораучылар юкмы? – Мин аларны бүләклим. Савыгырга теләгән авырулар юкмы? Мин шифа бирәм”. Аллаһы Тәгалә кояш баеганнан алып таңга кадәр Бәраәт кичәсендә шулай дип әмер-күрсәтмәләр бирә. Мөселманнар әлеге бөек төнне әнә шул сәбәпле аеруча кадерлиләр һәм хөрмәт итәләр, Раббыбызның рәхмәтенә ирешүне, гөнаһлар гафу ителүне сорап догалар кыла һәм бу төнне гыйбадәттә үткәрәләр.

Пәйгамбәр ﷺ әйткәнчә, Яралтучыбыз бу кичәдә ширек кылучының, үз кардәше белән талашкан кешенең яки күңелендә ачу йөртүченең һәм иптәшенә нәфрәт хисе саклаучының догасын кабул итми. Шуңа күрә мөэмин-мөселманнарга кардәшләре белән дуслашырга, туганлык җепләрен ныгытырга, гөнаһлардан ихлас күңел белән тәүбә итәргә, аларны кылмас өчен Аллаһы Тәгаләдән көч сорарга кирәк.

Хөрмәтле дин кардәшләрем! Бу ниятләрне үзебезнең күңелләрдә соңгы дөньякүләм вакыйгалар нисбәтеннән дә уятырга кирәк. Кешелекне зур афәт басты – илебез, республикабыз һәм бөтен дөнья буенча коронавирус инфекциясе таралу куркынычы көчәя бара. Бу рәхимсез авыру кешеләрне, аларның җенесе һәм яшенә, милләте һәм социаль хәленә, дини һәм дөньяви карашларының аерымлыкларына карамыйча ега. Шул ук вакытта бу сынау безнең исебезгә яшәгән дөньябызның фанилыгы турында һәм мәңгелек рухи кыйммәтләр: иман, гаилә, игелек, ихласлык хакында төшерде. Бу авыр көннәрдә Аллаһы Тәгаләгә догада булырга кирәк, изге Бәраәт кичәсенә чиста калеб һәм изге ниятләр белән аяк басыгыз! Әгәр сезнең күңелегез борчулар белән тулган булса – тынычлык һәм иминлек сорагыз; әгәр сез ризыгыгызның мул булуын телисез икән – аның артуын теләгез; әгәр сез авырыйсыз, рухи һәм физик көчнең кимүен тоясыз икән – Аллаһы Тәгаләдән саулык сорагыз. Бу төндә Аллаһы Тәгалә кешеләрнең гөнаһларын гафу итә һәм аларга ризык бирә, сынауларын җиңеләйтә һәм сәламәтлек белән бүләкли.

“Шәгъбан ае уртасындагы төн җитү белән үк, аны гыйбадәттә үткәрегез, ә көндез ураза тотыгыз”, – дип әйткән Пәйгамбәребез ﷺ. Көндәлек мәшәкатьләр ыгы-зыгысы белән без нәфел ураза, гыйбадәт һәм дога өчен вакыт һәм көч тапмаска мөмкинбез, әмма без гафләттә (ваемсызлыкта) булудан сакланырга, Аллаһы Тәгаләнең Бәраәт кичәсендә бирелгән бүләкләреннән файдаланып калырга ашыгырга тиеш! Алда бит мөбарәк Рамазан ае көтә!

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: дин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев