Логотип Идель
Эксклюзив

Бу атна мөһим сөйләшү-аралашуларга һәм дулкынландыргыч, илһамландыргыч очрашуларга бай булыр - ЙОЛДЫЗНАМӘ

Бу атна мөһим сөйләшү-аралашуларга һәм дулкынландыргыч, илһамландыргыч очрашуларга бай булыр. Эштә коллегаларыгызның күз уңыннан төшеп калган нечкәлекләргә игътибарлырак булыгыз. Бу сезгә карьера баскычыннан югарырак күтәрелү өчен әйбәт кенә этәргеч булыр.

Кучкар (21.03–20.04)

Бу атна мөһим сөйләшү-аралашуларга һәм дулкынландыргыч, илһамландыргыч очрашуларга бай булыр. Эштә коллегаларыгызның күз уңыннан төшеп калган нечкәлекләргә игътибарлырак булыгыз. Бу сезгә карьера баскычыннан югарырак күтәрелү өчен әйбәт кенә этәргеч булыр.

Үгезбозау (21.04–20.05)

Башыгызда яңа планнар туар. Әйбәт кенә акча эшләү чыганагын эзләп табырсыз. Шәхси тормыш, хезмәттәшләр белән үзара мөнәсәбәтләр турында уйланырга, кайбер әйберләргә карата карашны үзгәртергә туры килер. Инде онытыла да башлаган күптәнге дусларыгыз кунакка чакырыр. Көтелмәгән очрашуларга бай атна.

Игезәкләр (21.05–21.06)

Сез һәрвакыт тирәгездәгеләрне тыңлыйсыз, бик әйбәтләп ишетәсез. Бу атна барышында әлеге сыйфатыгыз кул уңаена гына булачак. Барлык эшләрегезне матур гына төгәлләп кую өчен уңышлы чор. Тик кемнәргәдер муеныгызга менеп утыруына юл куймагыз. Туганнарыгыз белән күбрәк вакыт уздырырга тырышыгыш.

Кысла (22.06–22.07)

Эш арасында гәп куертып утырырга да, тегендә-монда барып килергә дә вакытыгыз булмас. Моңа кадәр очына чыгылмаган, шактый ук зур акыл һәм көч таләп иткән эшләр һәм проблемаларыгызга баштанаяк чумарга туры килер. Әйтергә кирәк, уңыш сезгә киң итеп елмаячак! Бик тә дөрес карарга килеп, үз максатларыгызга ирешәчәксез. Шулай итеп, бөтен шик-шөбһә һәм проблемаларыгызны узганда калдырачаксыз.

Арыслан (23.07–23.08)

Нәтиҗәле, вакыйгаларга бик тә бай атна. Килеп туган хәлләр җитди үзгәрешләргә китерәчәк, ә алар язмышыгызга хәлиткеч йогынты ясаячак. Командировкага чыгу, күченү һәм хәтта эшне алыштыру өчен уңай чор. Акчалата премия алу яки лотерея оту ихтималы да гаять зур.

Кыз (24.08–22.09)

Үзегез өчен файдасыз гына түгел, зыянлы да булган әйберләрдән баш тартыгыз, күңелегезгә хуш килмәгән кешеләргә игътибар бирмәгез. Шактый ук борчуга салган эшләрегезне хәл итү юлларын тыныч кына уйлап табачаксыз. Атна ахырында көтмәгәндә генә күңелегезне мәхәббәт хисләре биләп алырга мөмкин.

Үлчәү (23.09–23.10)

Оештыру сәләтен күрсәтергә форсат чыгар. Бу исә матди хәлегезне яхшыртуга таба бер адымга әйләнер. Тик үзегезгә җаваплылык алудан, инициатива күрсәтүдән генә курыкмагыз. Шулай икән, игътибар үзәгендә калып, коллективта лидерга әйләнәчәксез һәм бик шәп уңышларга да ирешәчәксез.

Чаян (24.10–22.11)

Сак булыгыз: эштәге һәм шәхси тормышыгыздагы уңышлар башыгызны әйләндерә башларга мөмкин. Үзеңне зурга санау, мин-минлек бик тә уңайсыз хәлдә калдырмасын: шуңа җиде кат уйлап, бер кат кискәннән соң гына ни уйлаганыгызны әйтегез. Атна ахырында әйбәт кенә керем көтегез.

Укчы (23.11–21.12)

Акча мәсьәләсендә ярдәм кирәк икән, йогынтылы, дәрәҗәле кешеләргә мөрәҗәгать итү өчен шәп чор. Һичшиксез, алар ярдәм кулы сузачак. Эштә килеп туган бәхәсле мәсьәләләрне тавыш күтәрмичә, тыныч кына ачыкларга тырышыгыз. Юкса гайбәт һәм имеш-мимешләр таралуга җирлек тудыруыгыз бар.

Кәҗәмөгез (22.12–20.01)

Баш күтәрми эшләүчеләр әҗерен дә бик мулдан алачак. Катлаулы һәм җаваплы карарларга килүдән, яңа эш-гамәлләргә тотынудан гына куркып калмаска кирәк. Эш буенча сәфәргә чыгу өчен уңайлы чор. Аннан сез файдалы элемтәләр урнаштырып, бик тә матур планнар белән янып кайтачаксыз! Ялгыз Кәҗәмөгезләргә дә шатлык: алар һич көтмәгәндә үзләренең парларын табачак.

Сукояр (21.01–19.02)

Бу атнада ничектер таләпчәнрәккә әйләнеп калырсыз. Үзегезгә комачаулый торган әйберләр турында турысын ярып әйтәчәксез. Турысын әйткән – туганына ярамаган, дигәндәй, сезнең шулай ачылып китүегез кемнәрнеңдер ачуын чыгарырга мөмкин. Әмма хафаланасы юк: сез дөресен сөйлисез, шуңа килеп туган хәлдән җиңүче булып чыгачаксыз.

Балык (20.02–20.03)

Яхшыга таба үзгәрешләр чоры. Шәхси, шулай ук эшлекле мөнәсәбәтләргә дә кагыла бу. Тормыш-көнкүрешегезгә җитди йогынты ясардай бик кызыклы кешеләрне очратачаксыз. Өстәмә акча китерердәй яки дөньягызны тагын да ямьләндереп җибәрердәй хәлләр көтегез. Атна тәмамланып килгәндә, бер үтенечегезнең канәгатьләндереләсен белеп сөенәчәксез.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: йолдызнамә, гороскоп

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев