Логотип Идель
Эксклюзив

БУ ПИРОГНЫ БҮГЕН ПЕШЕРСӘҢ, ТӘМЛЕРӘК БУЛА!

Пирог бик тиз пешеп чыга. Өстәвенә, бик тәмле дә әле!

Камыр өчен кирәк:

-1 пачка маргарин

-100 гр сыер мае

- шикәр комы

-тоз

- чәй содасы яки разрыхлитель теста

- 2 йомырка

- он

ӘЗЕРЛӘҮ:

1 пачка маргаринга сыер мае кушып бергә эретәбез. Аңа тоз, шикәр комы, чәй содасы (разрыхлитель да ярый), 2 йомырка салып яхшылап болгатабыз. Он салып камыр басабыз.
Табаны җылытып, камырны җәеп салабыз.

ЭЧЛЕК:

1 нче кат творог. Творогка шикәр комы, йомырка салып болгатабыз. Әзер эчлекне камыр өстенә җәябез.

2 нче кат - алма. Алманы турап, творог өстенә салабыз.

ПИРОГНЫ ӘЗЕРЛӘҮ:

Калган камырны җәеп, эчлек өстенә каплыйбыз, аскы һәм өске камырны тоташтырып куябыз. Алдан җылытылган духовкага якынча 20 минутка тыгабыз. Пирог бик тиз пешеп чыга. Өстәвенә, бик тәмле дә әле!

Алинә КАДРИЕВА

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев