Логотип Идель
Эксклюзив

БУЛАТ ИБРАҺИМОВ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ӘТИ БУЛДЫ!

Яшь гаиләне беренче балалары белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Кызларын тигезлектә, саулык белән, борчу-кайгыларсыз гына үстерергә насыйп булсын!

Бөтендөнья татар конгрессы сайты бик шатлыклы хәбәр белән бүлеште: шагыйрь Булат Ибраһимовның кызы туган!

Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәткәре Булат һәм Альбина әти-әни булды. Күптән көтелгән, иң зур хыяллары тормышка ашты. 25 нче июньдә иртәнге 08 сәгать 50 минутта 3310 кг авырлыкта, буе 51 см булган сабый туды.

Көннәр үтәр сизмәссең,
Син дә үсеп җитәрсең.
Бишек җырын кызыңа
Син дә шулай көйләрсең.

Әлли-бәлли, күз нурым,
Йокла инде, матурым.
Йокла-йокла, йом күзең,
Минем кадерле кызым.

Бу «Бишек җыры»н Булат Ибраһимов дөньяга яңа гына аваз салган нарасые, нәни кызчыгына багышлап иҗат итә, дип язылган сайтта.

Яшь гаиләне беренче балалары белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Кызларын тигезлектә, саулык белән, борчу-кайгыларсыз гына үстерергә насыйп булсын!

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев