“БЫЕЛ ИКЕЛЕЛӘР БУЛМАЯЧАК”: “ТАТАРЧА ДИКТАНТ” – 2021
“Татарча диктант” – татар телен үстерү, аны популярлаштыру өлкәсендә иң кирәкле чараларның берсе. Шул ук вакытта, дөрес язу, кагыйдәләргә туры китереп язу проблемаларын күтәрә торган чара да ул.
Быел “Татарча диктант” – татар теленнән дөньякүләм тел белемен тикшерү акциясе алтынчы тапкыр уздырылачак. Дөньякүләм чарада катнашучылар саны буенча фаразлар, диктант текстлары, аларны укучылар, Татар китабы йорты тәкъдим итәчәк күргәзмә – “Татарча диктант”ның быелгы бу һәм башка үзенчәлекләре белән Бөтендөнья яшьләр форумы рәисе Ленария Мөслимова, филология фәннәре докторы Гөлшат Галиуллина, филология фәннәре кандидаты Гөлназ Мөгътәсимова, Татар китабы йорты директоры Айдар Шәйхин, ТР Мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән арадашлык бүлеге мөдире Айрат Фәйзрахманов таныштырды.
КАЙДА ҺӘМ КАЙЧАН?
Быел “Татарча диктант”ны өч көн дәвамында: 10, 11 һәм 12нче сентябрь көннәрендә сәгать 11:00дә язачаклар. Татарстан һәм Башкортостан Республикалары өчен – 10 сентябрь, Россия Федерациясе төбәкләре өчен – 11 сентябрь, ә чит илләр өчен 12 сентябрь төп диктант язу көне итеп билгеләнгән.
“Татарча диктант” акциясендә катнашучылар саны геометрик прогрессиядә үсә: акциянең беренче елында 600 кеше катнашкан булса, узган ел аларның саны 375 меңнән артып китте. Быел бер миллионга якын кеше катнашыр, дип фаразлыйбыз, - дип белдерде Ленария Мөслимова.
Диктантны махсус булдырылган мәйданчыкларга килеп, мөстәкыйль рәвештә ТНВ-Татарстан һәм ТНВ-Планета телеканалларында трансляциягә кушылып яки diktant.tatar сайтына кереп, клавиатура ярдәмендә онлайн рәвештә дә язарга мөмкин булачак. Сайт аша онлайн диктант язу быел беренче тапкыр оештырыла.
КЕМНӘРНЕҢ ТЕКСТЛАРЫН САЙЛАГАННАР?
Диктант текстларын КФУ Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты сайлап алган. “Татарча диктант” өчен иң элек төрле авторлары төрле булган 10-15 текст барланды, аннан алар арасыннан төп өч текстны сайлап алдык,” – дип диктант текстлары белән таныштырып китте Гөлназ Мөгътәсимова.
Быел Татарстан һәм чит илләрдән катнашучыларга язучы Гомәр Бәшировның “Чишмә моңы ничек җыр булды” һәм “Туган ягым – яшел бишек” әсәрләреннән өзекләр тәкъдим ителәчәк, Россия төбәкләрен шагыйрь һәм язучы Ибраһим Сәләховның “Томаннарга төренгән яшьлек” публицистик язмасыннан өзек көтә. “Әлеге текстлар сүз саны ягыннан да, грамматик һәм пунктуацион үзенчәлекләре ягыннан да бер-берсеннән аерылып торалар”, - диде галимә.
ДИКТОРЛАР
Татарстан Республикасы өчен текстны филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин укыячак, Россия төбәкләрендә «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» филиалы – «Татарстан» дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе директоры Фирдүс Гималтдинов тавышы яңгырыячак, чит илләр өчен сайланган текстны Г.Камал театры актеры Фәнис Җиһаншинның укуы көтелә. Казан шәһәрендәге төп мәйданчыкның дикторы итеп филология фәннәре докторы Гөлшат Галиуллина билгеләнгән.
“БЫЕЛ ИКЕЛЕЛӘР БУЛМАЯЧАК”
Былтыргы нәтиҗәләр буенча, иң күп санда куелган билге – ул “5ле”, аннан – “4ле”, “3ле” билгеләре китә, аз санда булса да, “2ле” билгесен алучылар да теркәлгән. Чараны оештыручылар быелгы акциядә “2ле” билгесен куймаска карар кылганнар.
“Татарча диктант” – татар телен үстерү, аны популярлаштыру өлкәсендә иң кирәкле чараларның берсе. Шул ук вакытта, дөрес язу, кагыйдәләргә туры китереп язу проблемаларын күтәрә торган чара да ул. Текстны диктант язучыга тапшыру да әлеге проблемага бик бәйле. Чара барышында бик күп мәйданчыклар эшләячәк. Дикторларның текстны ни дәрәҗәдә тапшыруы да нәтиҗәләргә тәэсир итә. Шуңа күрә бу эшкә филологларны һәм, гомумән, татар телен төгәл белгән, аның матурлыгын, аһәңлеген җиткерә алган шәхесләр җәлеп ителсә яхшы”, - дип ассызыклады Гөлшат Галиуллина.
Диктант нәтиҗәләрен акция сайтында чарадан соң 30 көн дәвамында күреп булачак, дип хәбәр итте чараны оештыручылар.
ТАТАР КИТАБЫ ЙОРТЫННАН – КҮРГӘЗМӘ
Быелгы чара татар язуларына багышланачак, шуңа бәйле рәвештә 10 сентябрь көнне акциянең төп мәйданчыгы – Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бинасында (Казан, Татарстан ур., 2) Татар китабы йорты махсус күргәзмә оештырачак. Күргәзмә белән чара узганнан соң октябрь башына кадәр Татар китабы йортында да танышырга мөмкин булачак. Татар китабы йорты директоры Айдар Шәйхин әлеге күргәзмәнең үзенчәлекләре хакында сөйләде:
- Мең ярым еллык тел тарихына игътибар итсәк, горурланырлык һәм игътибар белән карарлык казанышларыбыз бар. Без Татар китабы йортында апрель аенда ук “Имлә” исемле күргәзмәне әзерли башлаган идек. Күргәзмәгә әзерлек кысаларында дүрт чара үткәрелде, дүртенчесе бүген, 2 сентябрь көнне уза. Әдәби каллиграфик кичәләрдә яшь хаттат Айзат Минһаҗи белән берлектә рун, уйгыр, латин һәм гарәп язуларында ләүхәләр әзерләнде. Уйгыр язуында, мәсәлән, Йосыф Баласагунлының “Котадгу белек” әсәреннән өзек язылды. Бу уйгыр язуында ясалган беренче һәм, мөгаен, бердәнбер каллиграфик эштер.
Латин язуына багышланган ләүхәдә Шәйхи Маннурның әсәреннән өзек урын алган, әдәби-каллиграфик перфомансларны Сәйф Сараиның «Гөлестан бит-төрки» әсәреннән өзек төгәлли.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев