Логотип Идель
Эксклюзив

БЫЕЛ КАЗАНДА НИЧӘ УРЫНДА КОРБАН ЧАЛЫНАЧАК? (җавап)

"Иртә барсаң, ит пешә, соңга калсаң, бит пешә", - дип халык юкка гына әйтми икән. Бу мәкаль быел уздырылачак Корбан бәйрәменә туры килә кебек.

"Иртә барсаң, ит пешә, соңга калсаң, бит пешә", - дип халык юкка гына әйтми икән. Бу мәкаль быел уздырылачак Корбан бәйрәменә туры килә кебек.

   Бүген матбугат конференциясендә ТР мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, 31 июль көнне Корбан бәйрәмен үткәргәндә, пандемия вәзгыятен күздә тотып, быел мөселманнарга карата нинди таләпләр кертелүе турында сөйләде.

- Быел кешеләр мәчеткә соңга калмыйча килсеннәр иде. Хәзерге ситуацияне барыбыз да белә, намаз вакытында без социаль дистанцияне үтәячәкбез. Мәчеттә урыннар бөтен кешегә дә тәтеми. Соңарып килгән кешеләр өчен урамда урын каралган, әмма шулай ук чикле , - диде ТР мөфтие урынбасары.

Шулай ук мәчеткә килүчеләр үзләре белән намазлык, респиратор, маска һәм перчатка алып килергә тиеш булалар.

Исегезгә төшерәбез, намаз һәм вәгазь уку 3:30 сәгатьтә башлана, ә 4:30 сәгатьтә төгәлләнәчәк.

 Быел Казанда барлыгы 15 урында корбан чалыначак. Алар: "Казан нуры", "Салихҗан", "Әл-Мәрҗани", "Гадел", "Ризван", "Апанай", "Тынычлык" мәчетләре, бертуган Петряевлар комплексы, "Рамазан", "Мәүлет", "Котдус", "Иман нуры", Кадышево бистәсендәге "Фатиха" мәчетләре, "Рәҗәп", "Сөләйман" мәчетләре.

Сүз уңаеннан, Татарстанда корбан терлеген чалу өчен 43 рәсми мәйданчык каралган. Корбанлыкка сарыклар кертергә ярамаган төбәкләрне ТР Министрлар Кабинеты каршындагы баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин атады. Алар "Меркурий" системасы буенча эшлиләр икән, ягъни түбәндәге төбәкләрдән документ ясатырга теләүчеләрне система үткәрмиячәк:

Амур, Әстерхан, Волгогорад, Курган, Новосибирск, Омск, Оренбург, Ростов, Самара, Саратов, Сахалин, Төмән, Чиләбе, Яһүд автоном өлкәсе, Алтай Байкал аръягы, Краснодар, Приморье, Ставрополь, Хабаровск крае, Адыгея, Бурятия, Дагыстан, Ингушетия, Кабардин-Балкар, Калмыкия, Карачай-Черкесск, Төньяк Осетия-Алания, Кырым, Тыва, Чечня Республикалары, Севастополь шәһәре.

фото: Салават Камалетдинов, ТИ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев