Логотип Идель
Эксклюзив

Быел “Милләтебез хәзинәләре” сменасы онлайн форматта булачак

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, “Идел” яшьләр үзәге 10-17 яшьлек татар балалары өчен чираттагы “Милләтебез хәзинәләре” сменасын оештыра. Быел смена онлайн форматта узачак. Сменада “ШАЯН ТВ” каналы һәм “Ана теле” онлайн мәктәбе дә катнашачак.

10 июльдә, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында “Милләтебез хәзинәләре”онлайн сменасына багышланган матбугат конференциясе узды. Журналистларның сорауларына РФ Дәүләт Думасы депутаты, Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Илдар Гыйльметдинов һәм «Идел» яшьләр үзәге директоры Ләйсән Сафина җавап бирде.

фото: Салават Камалетдинов

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, “Идел” яшьләр үзәге 10-17 яшьлек татар балалары өчен чираттагы “Милләтебез хәзинәләре” сменасын оештыра. Быел смена онлайн форматта узачак. Сменада “ШАЯН ТВ” каналы һәм “Ана теле” онлайн мәктәбе дә катнашачак.

“Без һәр елны “Идел” яшьләр лагерына балаларны җыеп, тел сменасын уздыра идек, быел онлайн форматта уздырырга мәҗбүрбез. Балалар белән күзгә-күз карап сөйләшү икенче әйбер. Элек сменабыз 1-18 көн барса, быел онлайн форматта булу сәбәпле 7 көнгә калдырдык. Шушы кыска гына вакыт эчендә балаларыбыз татар теленең нечкәлекләренә төшенә алырлар дип ышанабыз”, – дип сөйләде  Илдар Гыйльметдинов.

“Милләтебез хәзинәләре” сменасының максаты – Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар балаларын берләштерү, аларда туган телгә, халкыбызның мәдәниятына, тарихына, гореф-гадәтләренә мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләү.

Быелгы сменаның программасында читтән торып татар теле дәресләрен укыту, онлайн остаханәләр, татар тарихы белән танышу, шулай ук балалар өчен күңел ачу чаралары да каралган. Остахәнәләр берничә юнәлештә барачак: татарлар тарихы, кул эшләре, аш-су, вокал (җыр), блоггинг, актерлык осталыгы.

“Онлайн форматта эшләрбез дип һич кенә дә уйламаган идек. Безнең лагерь 21 ел дәвамында эшләп килә. Шушы еллар эчендә йөзләгән бала катнашты, ничә буын үсеп җитте һәм үзләре әти-әни булырга өлгерделәр. Быел барлыгы 378 заявка килде. Сменада катнашырга теләүчеләр саны бик күп. Программабызны кызыклы һәм файдалы итеп төзедек. Балаларның күңелләрен күрергә тырыштык. Смена нәтиҗәләре буенча дәресләрдә, мастер-классларда яхшы күрсәткечләре булган балалар “Татар балалар лидеры мәктәбе”нә конкурстан тыш чакыру алачак. Ә иң активларга безнең сменаларга бушлай путевкалар биреләчәк”, - дип сөйләде Ләйсән Сафина.

Ибәтуллина Илүзә

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев