Эксклюзив
Чаллыда йөртүчесе үлгән машина алты машинаны бәрдергән
«Мерседес» шоферыннан тыш, зыян күрүче булмаган.
Чаллыда машина йөртүче руль артында үлгән, аның автомобиле алты машинаны бәрдергән.
Юл-транспорт һәлакәте шаһитлары хәбәр итүенчә, бүген иртән Шишкин бульварында «Мерседес» парковкадагы берничә җиңел машинаны бәрдергән.
«Мерседес» шоферын автомобиль салонында үле килеш табып алганнар. Ир-атның, мөгаен, йөрәге туктагандыр, шуннан соң аның машинасы автомобильләргә барып бәрелгән.
Юл-транспорт һәлакәтендә алты машина кузовына төрле зыян килгән. «Мерседес» шоферыннан тыш, зыян күрүче булмаган, дип яза Татар-информ
Текст после содержания указынный в настройках
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев