Логотип Идель
Эксклюзив

ЧАЛЛЫДАГЫ МӘЧЕТ ТӨЗЕЛЕШЕНӘ БЕР ӘБИ 200 МЕҢ СУМ АКЧА БИРГӘН

Чаллыда пенсионер әби Җәмигъ мәчете төзелешенә 200 мең сум акча күчергән.

Чаллыда пенсионер әби Җәмигъ мәчете төзелешенә 200 мең сум акча күчергән.


Набчелны.ру

Җәмигъ мәчетен төзүгә ярдәм күрсәтү фонды дини объект торгызуга хәләл акчасын биргән хатын-кызга рәхмәт белдерде.

Фонд җитәкчесе Уел Хөсәенов сүзләренчә, гади гражданнар мәчет төзелешенә бик теләп акча күчерә. «Кешеләр, 50, 100 сум, 3 мең сум да бирә. Әлбәттә, зур суммада акча күчерүчеләр дә булгалый. Еш кына алар зур эшкуарлар яки компанияләр булып чыга. Мәчет торгызуда катнашучы төзүчеләр эшнең бер өлешен бушлай башкара. Бу да җитди өлеш. Соңгы вакытта Җәмигъ мәчете төзелешенә ярдәм күрсәтергә теләүчеләрнең артуына шатбыз», - дип искәртте Хөсәенов.

Быелның тугыз аенда фонд 25 миллион сум акча җыйган. Шуның 4 миллион 400 меңен билгесез булып калырга теләгән кешеләр биргән.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев