Логотип Идель
Эксклюзив

Чапай, Ватан сугышы һәм кытайлар... (мәзәкләр)

Мәзәк – халык авыз иҗатының күркәм бер өлеше. Авыр чакта кеше мәзәк сөйләп юана, тынычлана, кәефен күтәрә... Сугыш елларында, канлы бәрелешләр алдыннан да шулай булгандыр – үткән яулардагы вакыйгаларны кызык итеп сөйләгәннәрдер, елмайганнар-көлгәннәрдер, хәрби рухларын сүрелдерергә ирек бирмәгәннәрдер.

Мәзәк – халык авыз иҗатының күркәм бер өлеше. Авыр чакта кеше мәзәк сөйләп юана, тынычлана, кәефен күтәрә... Сугыш елларында, канлы бәрелешләр алдыннан да шулай булгандыр – үткән яулардагы вакыйгаларны кызык итеп сөйләгәннәрдер, елмайганнар-көлгәннәрдер, хәрби рухларын сүрелдерергә ирек бирмәгәннәрдер. Шуны уйлап, 1918 елның 23 февраленнән башлап бәйрәм ителә килгән Ватанны Саклаучылар көне уңаеннан «Идел» армиябезгә, аның тарихына да... мәзәк аша караш ташларга булды... Чү! Киная яисә мыскыллау дип кабул итмәгез, без уйлап тапкан хәлләр түгел ләбаса бу, алдан күрсәтелгәнчә, халык авыз иҗаты... Ә дошманны җиңгән, тыныч тормышта ал-ял белми иген чәчкән-урган, шәһәрләр күтәргән, галәмгә ракеталар җибәргән халык кадәр халыкның үзеннән көлеп алырга тулы хакы бар...

***
Чапай белән Петька коеда дошманнардан качып утыралар икән. Бераздан аклар килеп җитә, коега күз иелеп:
– Берәр кеше бармы монда? – дип сорыйлар. 
Кайтаваз урынына:
– Берәр кеше бармы монда? – дип җаваплый Петька.
– Беркемнең булмавы да ихтимал.
Кое төбеннән:
– Беркемнең булмавы да ихтимал, – дигән тавыш килә.
– Бәлки, граната ташлап караргадыр?
– Бәлки, кирәкмәс?

***
1943 ел. Звениград. «Учебка»да төркиләр күп икән. Билгеле, дала халкы буларак, аларга ит китер. Әмма бу сый бар кешегә дә җитенкерәп бетми. Җаен тиз табалар – урысча акценты аңкып торган бер төрки калган солдатларга аркасы белән басып аш бүлеп тора, икенчесе аның кемгә тәтегәнен әйтә:
– Это кому?
– Иванову.
– Ә ите кому?
– Исмәгыйлеву.
– Это кому?
– Петрову.
– Ә ите кому?
– Габдуллову...

***
ТАСС хәбәр итә: «Бүген Кытай Халык Республикасы сугыш игълан итмичә генә Советлар Союзына атом-төш бомбасы ташлады. Югалтуларыбыз – 200 000 кеше. Шуңа җавап йөзеннән тынычлык сәясәте тарафдары булган СССР күрше илгә гуманлы җилем (резина) бомбасы төшерде. Кытай ягы югалтулары – 5 кеше». 
Бер атна уза...
ТАСС хәбәр итә: «Бүгенге көндә Кытай ягы югалтулары – ярты миллион кеше. Гуманлы җилем бомбасының һаман туктаганы юк – сикерә дә сикерә!»

***
Вьетнам сугышы. Американнар хәрби сергә төшенергә теләп дошман якның бер солдатын җәзалый: кыйныйлар, гәүдәсе буйлап ток үткәрәләр, ач тоталар, йоклатмыйлар – ләкин һични ярдәм итми. Шунда кайсыныңдыр башына искитмәле уй килә: 
– Вьетнамда гел кызу бит, димәк, ул суыктан куркырга тиеш...
Әсирне эчке киемнән генә суыткычка тыгып куялар. Иртәгәсен ачып карасалар, ни күзләре белән күрсеннәр – канәгать теге, бит очлары алсуланган, үзе бертуктаусыз сөйләнә:
– Харасо-о-о, үзебезнең Якутиядәге кебек!

***
«Әфганчы» офицер Советлар Союзына командировкага кайта. Чәчтарашханәгә сугыла. Оста кыз аны көрсигә утырта:
– Йә, Әфганстанда хәлләр ничек анда?
– Тәртип урнашып килә...
Берничә минуттан тагын сорый:
– Йә, Әфганстанда хәлләр ничек анда?
– Тәртип урнашып килә...
Берничә минуттан тагын сорый:
– Йә, Әфганстанда хәлләр ничек анда?
– Тәртип урнашып килә...
Эше беткәннән соң офицер чыгып китә. Чәчтарашчы кыздан хезмәттәшләре:
– Ник кешене шулай азапладың инде? – дип кызыксына.
– «Әфганстан» дип әйтүгә чәчләре үрә баса аның, кырку җиңелрәк... 

P.S. Сәясәтчеләр теле белән бәйләгән сугыш төенен гаскәриләр теше белән сүтәргә мәҗбүр, диләр. Шулай, бер генә солдатка да, аның туганнарына да, әти-әнисенә дә андый афәтнең кирәге юк, беркайчан да кирәге булмады да... Ләкин дөньялар һаман тыныч түгел, әле бер җирдә, әле икенчесендә явызлык учаклары кабына, илләр яна, ялкын күрше дәүләтләргә, күрше халыкларга күчә, тыныч тормышны ялмап ала, көл итә... 
Аллаһ сакласын – иртәгә ни буласын белгән юк...
Шуңа күрә, әлеге бәйрәмгә карата кем нинди генә карашта торса да, Ватанга хезмәт иткән һәм бүгенге көндә «запаста» торган бабаларыбызны, барлык ир-атларны котлыйк әле!

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Ватанны саклаучылар көне, 23 февраль мәзәкләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев