-
ТАТАРСТАН ТЕРРИТОРИЯСЕНДӘ БУРАН КӨТЕЛӘ Юлларда кар көртләре булачак.
-
ЭЛВИН ГРЕЙ ТАТАР КЫЗЫНА ӨЙЛӘНДЕ! Элвин Грей өйләнгән! Татар кызына!
-
ТАТАРСТАНДА КАРЛЫ ҺАВА ТОРЫШЫ САКЛАНА Бүген Татарстанда карлы һава торышы саклана, җилнең тизлеге секундына 16 метрга җитәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Бөтен дөньяда татар телендә 7 МИЛЛИОНГА ЯКЫН КЕШЕ СӨЙЛӘШӘ Бөтен дөньяда татар телендә 7 миллионга якын кеше сөйләшә, аларның күбесе телне көнкүреш дәрәҗәсендә генә белә. Бу хакта КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры Рәдиф Җамалетдинов Андрей Кузьминга «Без галстука» интервьюсында сөйләде.
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
-
ЛАНДЫШ НИГЪМӘТҖАНОВАДАН КОЙМАК РЕЦЕПТЫ Ялларда нишлиләр? Тәмле итеп ашыйлар! - дигән җырчы инстаграм битендә.
-
Яратабыз сине, ӘЛФИЯ АВЗАЛОВА! Бүген, 15 гыйнварда моң легендасы - Әлфия Авзалованың туган. "Идел"нең архивында шундый җылы язма саклана. Авторы - Алмаз Хәмзин.
-
ЗӨЛӘЙХА КАМАЛОВАНЫҢ “АТЛАР КЕШНИ" ШИГЫРЕН "ИДЕЛ" ЖУРНАЛЫ НИ СӘБӘПЛЕ БАСТЫРМАДЫ? Зөләйха Камалованың “Атлар кешни” шигырен “Идел” журналы бастырмады.
ЧӘЧ ҮСТЕРҮ СЕРЛӘРЕ
Ә сез беләсезме, Кытайның Хуангло авылына туристлар нәрсә өчен агылалар? Биредә бөтен хатын- кызларның да чәчләре икешәр метр озынлыкта икән, димәк, туристлар да чәч үстерү максатыннан әлеге авылга киләләр. Бу кызыклы фактны "Өмет" газетасы сайты аша белдек.
Озак вакытлар хатын-кызларның чәчләрен үз якыннарыннан башка кемгәдер күрү тыелган. Кем дә булса берәү бу авыл хатын-кызларының чәчен күрсә, аны шул гаиләгә кол итеп 3 ел эшләткәннәр.
1980 елларда бу тыюлар бетерелгән һәм монда туристлар шул икешәр метр озынлыктагы, чем-кара һәм картайганда да агармый торган чәчләрне күрү өчен килә.
Хатын-кызлар туристлар алдында чәчләрен туздырып бии һәм акча эшли. Аена 300 доллар чамасы акча җыела. Хәерче авыл өчен бу бердәнбер керем чыганагы булып тора. Авылда 400гә якын кеше яши.
Монда кызлар шампунь кулланмыйлар икән. Алар борынгыдан калган гадәт буенча, чәчне дөге пешкәннән соң калган су белән юалар. Сере гади: дөге пешкәннән соң калган суны бүлмә температурасында тәүлек буе ачыталар. Аны тагын бер тапкыр кайнатып чыгарып, берничә тамчы эфир мае тамызалар һәм шуның белән чәчне юалар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз