Логотип Идель
Эксклюзив

«Әдәби сабантуе»: ике меңнән артык катнашучы, музейларга экскурсия һәм «Әдәби көрәш»нең абсолют батыры

«Сабантуй үтте-китте», - дияргә ашыкмагыз, китап сөючеләр өчен күңелле бәйрәмнәр дәвам итә. 27 августта Арча шәһәренең үзәк стадионында «Әдәби сабантуе» үткәреләчәк.

«Сабантуй үтте-китте», - дияргә ашыкмагыз, китап сөючеләр өчен күңелле бәйрәмнәр дәвам итә. 27 августта Арча шәһәренең үзәк стадионында «Әдәби сабантуе» үткәреләчәк. Биредә агымдагы елның гыйнвар һәм апрель айларында «Әдәби марафон»да катнашкан финалистлар, шулай ук Татнетны үстерү фондының «Сәламәт иртә», «Авылым гүзәллеге» проектларында катнашучылар бүләкләнәчәк.

Чара ни сәбәпле «Әдәби сабантуе» дип атала? «Әдәби көрәш»тә кемнәр көч сынашачак? Сабан туеның программасына ниләр керә? Барысы хакында да бүген матбугат конференциясендә сөйләделәр.

«Әдәби сабантуе»

«Әдәби сабантуе» Арча шәһәренең үзәк стадионында ТР туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы һәм Г.Тукай тууына 135 ел тулу уңаеннан, Татнетны үстерү фонды һәм ТР Язучылар берлеге тарафыннан, ТР Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе, республика министрлыклары ярдәме белән үткәрелә. Бәйрәм иртәнге сәгать сигездән бүләккә сөлге җыю йоласы белән башланып китәчәк. 

- 2017 елның сентябрендә башланып киткән «Әдәби марафон»да катнашучылар саны ике меңнән артты, аларның биш йөздән артыгы - балалар, шулай ук яшьләр дә шактый өлешен алып тора. 

Проектның максаты –  татар телендә китап укуны гадәткә кертү һәм үз үсеш, - дип ассызыклады Татнетны үстерү фонды коммерцияле булмаган оешмасының башкаручы директоры, #әдәбимарафон проектының идея авторы Раил Гатауллин. - Ниндидер шөгыльне гадәткә кертү өчен кимендә 21 көн кирәк, шуңа күрә марафонда кеше 21 көн дәвамында китап укырга тиеш. Шулай ук әдәби журнал да укырга мөмкин. Мәсәлән, «Идел»не укыган катнашучылар да бар иде, дип сөйләде Раил Гатауллин.

«Әдәби сабантуе»ның стадионда үткәрелүе финалистларның шактый күп булуына бәйле. Ә бу китап укучылар артканнан-арта бара дигән сүз.

«Әдәби көрәш»

Сабан туеның төп бәйгесе - «Әдәби көрәш» ике этаптан тора, берсе онлайн-форматта үткәрелгән инде. Барлыгы 50гә якын кеше катнашкан, алар арасыннан сайлап алынган 24 финалист Сабан туе мәйданында үз осталыкларын күрсәтәчәк. Абсолют батырны язучылардан торган жюри билгеләячәк.

Сабан туеның программасы

Сабан туенда чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү кебек башка милли уеннар көтелә. Балалар өчен аерым бер сәхнә оештырылачак. Кайбер милли уеннар үзгәреш кичерәчәк, ди оештыручылар.

Мәсәлән, чүлмәк ватучы чүлмәк эчендә яшереп куелган кәгазьдәге әдәби сорауга җавап бирергә яисә анда язылган биремне башкарырга тиеш булачак. 

Төштән соң #сәламәтиртә финалистларының финал йөгерүе оештырылачак. Ә аннан соң ерактан килгән кунаклар өчен Арча районы музейларына (Кушлавыч һәм Кырлайдагы Г.Тукай музейларына, Гөберчәктәге М.Мәһдиев музеена, Арчадагы Казан арты һәм Әлифба музейларына) экскурсия каралган.

- Сабан туе күптән көтелгән чара. Раил (Гатауллин - Авт.) аның белән күптән янып йөрде, ниһаять, бу проектны башкарырга мөмкинлек туды. Үзенчәлеге – кызыклы форматында дип саныйм.  Әлеге әдәби бәйрәм – әдәбиятны таныту мөмкинлеге, яшь буынны күркәм чарага чакыру, музейларны күрсәтү, диде ТР Мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән арадашлык бүлеге мөдире Айрат Фәйзрахманов. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев