ӘДӘБИ СУД: КАҺВӘЧЕЛӘР ЭШЕ НИЧЕК ТӘМАМЛАНДЫ?
Чарада иҗатчыларның илле проценты – «Син – каһвә» (Айгөл Абдрахманова) һәм «Ристретто» (Алинә Хәбибуллина) хикәяләре авторлары гына катнаша алды, шуңа таякның авыр башы да күбрәк әлеге авторларга төште.
9 февраль көнне Татар китабы йортында “Каһвәчеләр эше” дип исемләнгән Әдәби суд утырышы узды. 2022 елның беренче утырышында дүрт яшь иҗатчы – Айгөл Абдрахманова, Алинә Хәбибуллина, Ләйлә Фаяз һәм Эльвина Миңнуллинаның каһвә темасына язылган әсәрләре каралды. Чарада иҗатчыларның илле проценты – «Син – каһвә» (Айгөл Абдрахманова) һәм «Ристретто» (Алинә Хәбибуллина) хикәяләре авторлары гына катнаша алды, шуңа таякның авыр башы да күбрәк әлеге авторларга төште.
Утырышта гаепләүче вазифаларын үтәгән галимә Рифә Рахман Интернет челтәрендә каһвә төрләренә багышланган әсәрләрдә эчемлекне сәнгати сурәтләү очракларының шактый күп булуын ассызыклады.
“Каһвә эчкәндәге күренешләрне, хисләрне, эчемлек хакындагы фикерләрне үзәккә куеп, кафедагы танышлыкларга бәйле хикәяләр, повестьлар иҗат ителгән, рефератлар, сөйләмгә өйрәтү текстлары һ.б. язылган. Әлбәттә, бер үк мотивлы текстлар шушы дәрәҗәдә күбәеп киткәч, алар арасында бер-берсен кабатлаганнары да арткан. Яңа язылганнары эчендә нәкъ менә анда гына, каһвә мотивына гына иҗат ителгән яңа сүз дип әйтерлекләрен табу кыен. Бәлки, мөмкин дә түгел”, - диде галимә.
Шул җәһәттән ул утырышта каралган кайбер әсәрләрнең оригинальлек дәрәҗәсен дә шик астына алды. Галимә аларның сөйләменә, стилистик һәм мәгънәви хаталарга ия булуна да басым ясады. Нәтиҗә буларак, әдәбият өчен әлеге теманың яңа түгеллеген билгеләп үтте.
Рифә Рахман сүз тоткан арада, яклаучы ягыннан шаһит – журналист Рәмис Латыйпов өстәлгә хәмер шешәсе һәм рюмкалар тезеп куйды да “Сезгә бу күренеш ошыймы?” – дип сорады. Гаепләүчедән тискәре җавап алганннан соң, Рәмис Латыйпов яшь иҗатчыларны яклау эшенә кереште. (Моңа кадәр, 2021 елның соңгы Әдәби суд утырышында Рәмис Латыйповның “Кире кайту” әсәре каралган иде.) Ул утырыш эшендә катнашучы алтмышынчы елларда туган буынны эчүче буын исемлегенә кертте.
“Эчү турында әдәби әсәрләр дә пәйда булды, аны сәхнәгә дә чыгардылар. Хәзер безнең милләт айныды. Яшьләребез алкогольсез эчемлекләр турында яза. Хәзерге вакытта яшьләр каһвә турында язалар икән, моны хупларга кирәк, минемчә”, – диде журналист.
"Каһвәханәләр 21 гасыр актив шәһәр тормышының бер символы булып тора. Хәзерге яшьләр өчен каһвә эчү японнарда чәй эчү йоласы кебек үк үз мәгънәсенә ия. Ул үзбилгеләнүнең бер маркеры, яшьләр слэнгының ачкыч сүзе, шәһәр субкультурасының мәдәни коды, һәм кызлар шушы әзер кодлардан бик оста файдалана, - диде яклаучы вазифаларын башкаручы Ландыш Әбүдарова.
Яклаучы әсәрләрнең бик вакытлы язылып, татар әдәбиятында үз урынын табарга тиешлеген дә ассызыклады, шунда ук әсәрләрне популярлаштыруның бер ысулын да тәкъдим итте. Ландыш Әбүдарова утырышта каралган әсәрләрне матур дизайн белән буклет формасында бастырып, каһвәханәләрдә урнаштыру фикерен яңгыратты. Оригинальлек дәрәҗәсе мәсьәләсен исә ул постмодерн чорына хас интертекстуальлек, реминисценция күренешләре белән аңлатты.
Яшь иҗатчылар, үз чиратында, утырышта яңгыраган фикерләрнең кайберләре белән килешеп (стилистик хаталар мәсьәләсе, мәсәлән), кайберләре белән килешмәүләрен әйтеп уздылар. Әсәрләренең яшәргә хаклы булуына ышаныч белдерделәр, хикәяләре аркылы яшьләрне татар әдәбиятын укырга җәлеп итәргә теләүләрен дә ассызыклап үттеләр.
“Бу әсәрләр тәҗрибә шәкелендә язылган. Алар тел ягыннан тикшерелергә тиеш. Тәнкыйтьнең кирәген алып, шуны үзләштереп, риза булып, алга таба барыгыз”, - дип хәер-фатихасын биреп хөкем карарын чыгарды казый, Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла.
Фоторепортаж: "Әдәби суд: каһвәчеләр эше"
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев