-
"Кыямовлар кыздыра": Татарда парлы сүзләр Узган елда старт алган "Кыямовлар кыздыра" проекты был да дәвам итә.
-
ТР Милли китапханәсендә кытай, инглиз, корея телләре буенча мастер-класслар узачак ТР Милли китапханәсендә февраль аенда телләр буенча мастер-класслар сериясе узачак. Аларга бушлай кереп була.
-
“Таян Аллаһка” әдәби бәйгесе ачык дип игълан ителә! “Идел” журналы Татарстан мөфтияте һәм Россия ислам институты белән берлектә янәдән “Таян Аллаһка” бөтенроссия әдәби бәйгесен үткәрә.
-
Татарстандагы иң кирәкле һөнәр ияләрен атаганнар Татарстанда иң кирәкле һөнәр ияләре – машина йөртүчеләр, электр-газ белән эретеп ябыштыручы, кондуктор, механик-җыю эшләре слесарьлары.
-
«Котадгу белек» беренче тапкыр татарча басылып чыкты Бөтен төрки дөньяда инде күптән китап булып чыккан Йосыф Баласагуниның “Котадгу белек” әсәре татарча да басылды хәзер! “Безнең мирас” журналы Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән бу зур эшне башкарып чыкты.
-
Рус телендә онлайн-мәдрәсә эшли башлады Онлайн-мәдрәсәләр бигрәктә яшь буын арасында зур популярлык казана.
-
Илһам оялаган җир: "Сандугач" китапханәсендә Гөлшат Зәйнашеваны искә алдылар Ачык микрофон форматында оештырылган чара шагыйрә Гөлшат Зәйнашеваның якты истәлегенә багышланган иде.
-
Тинчурин театры Дастаннар елын “Идегәй” спектакле белән башлый Татар халкының 500 еллык тарихы булган дастанны театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов сәхнәләштерә. Режиссер “Идегәй”не сәхнәгә куярга алынуын әсәрнең милли, әдәби, тарихи актуальлеге белән аңлата.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Әдәби судта "Меланхоликлар эше" тикшереләчәк
16 ноябрь көнне көндезге сәг 1дә Казанның Татар китабы йортында (Островский урамы, 15) “Идел” журналы һәм ТР Язучылар берлеге каршындагы Әдәби суд утырышы үтәчәк.
Татарстан Әдәби Суды хозурына игътибарны җәлеп итә торган үзенчәлекле эш килеп иреште: якын арада бер төркем яшь иҗатчыларның... күңел төшенкелегендә язылган әсәрләре тикшереләчәк.
Хөкемгә җәлеп ителгән авторлар арасында Гөлүсә Хөсәенова («Җанымны күбәләкләргә бирерсез» хикәясе), Гүзәлә («...Күкләргә ярәшкән болытлар...» шигыре), Миләүшә Гафурова («...Төнлә дөнья сыеп бетә тәрәзәгә...» шигыре), Рифат Сәлах («Еламагыз!..» шигыре), Рүзәл Мөхәммәтшин («Мин дә үләрмен әле...» хикәясе), Фәнил Гыйләҗев («Җеназа» шигыре) бар.
«Меланхоликлар эше» – «Идел» журналы һәм ТР Язучылар берлеге каршындагы Татарстан Әдәби Судының 2022 елгы икенче күләмле эше булыр дип көтелә!
PS. Дөрес, әлеге мәхкәмә – уен, пародия генә. Әмма һәр уенда хакыйкать булуын да онытмыйк!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз