Логотип Идель
Эксклюзив

ДИСТАНЦИОН УКУГА КҮЧӘБЕЗМЕ?

Күргәнсездер инде, социаль челтәрләрдә көз көне балалар янә дистанцион укуга күчәчәк, дигән хәбәр таралды.

 ТР Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов бу сорауга җавап бирде.

Күргәнсездер инде, социаль челтәрләрдә көз көне балалар янә дистанцион укуга күчәчәк, дигән хәбәр таралды. Моның ялган мәгълүмат икәнен Рафис Борһанов ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта белдерде.

«Белем бирү процессы рәтләп башланмыйча да, туктатылачак, дигән имеш-мимешләр август башыннан ук йөри. Ата-аналар чатларында, социаль челтәрләрдә көз көне балалар янә дистанцион укуга күчәчәк дигән мәгълүмат тарала. Бу — ялган. Язгы тәҗрибәне кабатлау өчен бернинди нигез һәм Роспотребнадзордан рәсми раслау юк», — диде Рафис Борһанов.

Мәктәпләрдә, бакчаларда аерым төркемнәрне һәм сыйныфларны вакытлыча гына карантинга ябып тору ихтималы бар. Тик бу авыручыларның саны артуын кисәтү буенча гадәти практика булачак.

Ул электән шулай оештырылган һәм беркайчан да хәзерге кебек авыр кабул ителмәгән, — диде Рафис Борһанов.

чыганак

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: уку, дистанцион, Рафис Борһанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев