Логотип Идель
Эксклюзив

Дәүләт архивының яңа бинасында ниләр бар?

Тиздән Дәүләт архивының әлеге бинасына экскурсияләр уздырыла башлар дип көтелә.

2021 елда Татарстанның Дәүләт архивы күченү эшен башлаган иде. Лаеш районында урнашкан (Столбище бистәсе) яңа биналар якынча 23,7 мең квадрат метрдан мәйданны били. Архив саклагычларның мәйданы якынча 14,6 мең квадрат метр (чагыштыру өчен, элек архив саклау өчен каралган мәйдан 9861 кв. м булган). Киләчәктә тулы канлы “Архив шәһәрчеге”нә әйләнәчәк территория белән без дә танышып кайттык. Тиздән Дәүләт архивының әлеге бинасына экскурсияләр уздырыла башлар дип көтелә.

Документларны кабул итү, беренчел эшкәртү һәм цифрлы форматка күчерү дисеңме, гениалогия үзәге, “Гасырлар авазы – Эхо веков” фәнни-документаль журналының мөхәррияте, конференцияләр залы, күргәзмәләр уздыру, туклану пункты һ.б. –  Столбище бистәсендә “Архив шәһәрче”ге торгызу өчен бөтен уңайлыклар да тудырылган.

Яңа бинада хезмәт куючы яшь коллектив безне теге яисә бу документка заказ килүдән алып аны кулланучыга тапшыруга кадәр цикл белән таныштырды. Китап реставрацияләү серләренә дә төшендек. Каршыбызда – бер почмагы ертылган китап бите, махсус җилем, пумалалар, реставрация кәгазьләре, су, марля һ.б. –  оста реставратор кулында бу материаллар китап яки документларга яңа сулыш өрә. Цифрлы форматка әйләндерү өчен китап-документлар заманча сканерлар урнаштырылган бүлмәгә озатыла (архив зур форматлы хариталар һәм сызымнарны сканлаучы заманча җайланмалар белән җиһазландырылган).

Белгечләр NETFILM документаль фильмнар һәм кинохроникалар сервисы, “Ядкәр” гениалогия проекты турында да сөйләделәр. Татарстанның архив өлкәсендәге цифрлы үзгәрешләргә бәйле проектлар белән ТР Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Илнур Шәрипов таныштырды. “2022 ел цифрлаштыру елы дип игълан ителгән иде, шуңа күрә цифрлы үзгәрешләр өлкәсендәге проектлар да шактый артты. Татарстанның Бердәм архив мәгълүматы системасы архивистларның төп коралы булып кала бирә. Ул 20 модульдән тора һәм алар арасындагы иң популяр модульләре – ул дистант уку залы, мәгълүмат эзләү системасы, аудиовизуаль документлар кабул итү һ.б.” – дип аңлатып китте ул.

Дәүләт архивы проектлары арасында фотодокументлар реставрациясе дә бар. Ул фотодокументлар реставрациясен автоматлаштыруны бурыч итеп куя. Үзәкләштерелгән саклау системасы проекты электрон документларны саклау өчен резерв урын булдырырга тели (ул мәгълүмати куркынычсызлык таләпләренә туры киләчәк). Документлар кыйммәтен тикшерүне дә автоматлаштыру буенча да эшләр башкарылырга тора.

Фото: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев