Логотип Идель
Эксклюзив

Дөньяның иң күп хатынлы һәм иң күп балалы ир-аты вафат. Ничә бала ятим калган?

Ничә баласы ятим калган?

Һиндстанда дөньяда иң зур гаилә башлыгы вафат булган. Аның 38 хатыны һәм 89 баласы булган. 76 яшьлек Зиона Чананың янә 36 оныгы калган. Аның гаиләсе - дөньяда иң күпсанлылардан.

Чана дини сектага якын булган Чан Пол динен гамәлгә ашыручы рухи лидер булган. Зиона Чана диабет һәм гипертониядән җәфаланган. Якшәмбе көнне кич белән авыруны өйдән клиникага илтәләр, анда табиблар аның үлемен терки.

Ике меңгә якын кеше исәпләнә торган Чана сектасының барлык әгъзалары Һиндстанның төньяк-көнчыгышында Аиджал шәһәреннән 55 км ераклыкта Бактавнг Тлангнуам авылында яши. Рухи лидер һәм аның зур гаиләсе Чуар Тан Рун исемле йөз бүлмәдән торган дүрт катлы йортны били, бу исә «Яңа буын» дип тәрҗемә ителә. Гаять зур йортта һәр гаилә әгъзасына да аерым бүлмә юк.

Зиона Чана Мебель фабрикасы һәм дуңгызчылык фермасына ия булган һәм авылдашларының рухи остазы буларак кына түгел, аларның күбесен эш белән тәэмин иткән кеше буларак та ихтирам казанган. Хатыны һәм балалары яшелчәчелек белән шөгыльләнгән. Зиона Чана үзе соңгы көннәренә кадәр иртәндән кичкә кадәр эшләгән, чөнки Чана хезмәтне кешенең дини бурычы дип игълан итә. Гаиләдә катгый иерархия, дисциплина һәм аның башлыгын олылау хөкем сөргән. Киңкүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, бу гаиләдә бер кичке ашка 30 тавык һәм 60 килограмм бәрәңге яки 50 килограмм дөге пешергәннәр.

Зиона Чана матбугатта һәм телевидениедә популяр, ә аның йорты - туристик истәлекле урын булган. Бөтен Һиндстаннан һәм чит илләрдән килгән кунаклар - авылга өстәмә керем чыганагы. Гаилә башлыгы тәү тапкыр 17 яшендә өйләнгән. Бер ел эчендә ул берьюлы ун кызны кәләш итә торган булган.

Чыганак: Кызыл таң

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев