Логотип Идель
Эксклюзив

Догалы форум

Атмосферага моның хәтле үк хәер-дога һәм миллилек бөркегән тагын берәр форум узамы икән Казанда?! XI Бөтенроссия татар дин әһелләренең «Милли тормыш һәм дин» форумына килүчеләрнең йөзләренә чыккан күтәренке халәтен, һәрбер чыгышта яңгыраган күркәм өметен дога могҗизасы белән генә аңлатып буладыр.

Атмосферага моның хәтле үк хәер-дога һәм миллилек бөркегән тагын берәр форум узамы икән Казанда?! XI Бөтенрусия татар дин әһелләренең «Милли тормыш һәм дин» форумына килүчеләрнең йөзләренә чыккан күтәренке халәтен,  һәрбер чыгышта яңгыраган  күркәм өметен дога могҗизасы белән генә аңлатып буладыр.

Җанисәп – беренче нәүбәттә

Халкыбыз, гомумән, өмет белән яши. Татар дин әһелләренә карата дога-өметләр форумда зур максатлар булып та гәүдәләнде. Корылтайны ачып җибәргән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев сүз башында ук: “Алда торган Бөтенрусия халык санын алу кампаниясендә татарлар яшәгән авыл-шәһәрләрдә, төбәкләрдә милләттәшләребезнең демографик хәленә, милләт буларак саклануына җитди игътибар бирсәк иде”, - диде.

Доганың әһәмиятен исә Васил Габтелгаяз улы: “Быелгы форум татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның «И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам...» шигаре астында уза. Әлеге юлларда безнең форумның эчтәлеген тулысы белән ача торган тирән мәгънәле сүзләр ята.”, - дип аңлатты.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгышындагы:

“Быел октябрьдә Бөтенрсия халык санын алу була. Без һәммәбез дә милләтебезнең патриотлары, барыбыз да татар булып язылырга телибез.  Һәр милләт үзенең киләчәге турында уйлый. Телне, динебезне саклау бездән башка кешеләргә кирәк түгел. Бу эштә без имам-хәзрәтләребезгә таянабыз”, – дигән җөмләләр максатны конкретрак ачыклап күрсәтте.

Алга таба форум спикерларының күбесе, математика дәресендәге “берсен язам, берсе күңелдә” гыйбарәседәй, җанисәпне телгә алды. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин туган телне сакларга һәм халык санын алу вакытында милли үзенчәлекләрне истә тотарга чакырды.

Татарстан мөфтиенең быел тормышка ашырыла башлаган онлайн мәдрәсә турында мәгълүматы актуаль һәм заманча иде. Камил хәзрәт шулай ук  нәзарәтнең Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен башкарган бүтән хезмәтләрен – Darul-kutub электрон китапханәсе, мөселманнар өчен мобиль кушымталар, “Даруль ифта” мөселман call-үзәге, “Азан” радиосы һ.б.  мөмкинлекләрен  Русиянең башка  нәзарәтләре  белән бушлай уртаклашырга әзер булуын ассызыклады.

 

Патриарх Кирилл һәм Марат Хөснуллин – кагыйдәдән чыгарма

Татар дин әһелләре форумы булгач, әллә кайлардан килгән хәзрәтләр дә тырыша-тырыша татарча сөйләде. Пленар утырышта, секцияләрдә бу кагыйдәне бозучылар булмады диярлек. Ничек ирешә алган соң оештыручылар дин әһелләренең 99,9 проценты әдәби татар телендә сөйләвенә? Форум уңаеннан әзерләнгән күргәзмәләр, мәдәни программалар (мөселман модасын күрсәтүгә кадәр бар иде!) чаралар татарча һәм затлы иде. Һәм, мөгаен, БТК Башкарма комитетының, ТР Диния нәзарәтенең, бигрәк тә – республика җитәкчелегенең татар телендә аралашу таләбен анык итеп куюы, бигрәк тә – уңай шәхси үрнәк күрсәтүләре сәбәпче булгандыр. Искәрмә, мөгаен, Болгар җыенын ачу тантанасына кунак итеп  чакырылган патриарх Кирилл белән Мәскәүдән, Путинның үзе яныннан кайткан Марат Хөснуллинга гына ясалгандыр. Соңгысы – Идел Болгарстанында ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын оештыру федераль комиссиясе рәисе.

 

Игътибар – “трио”га

Югары дәрәҗәдәге форумнарда оештыручыларныңмы, идеологларныңмы – игътибары кая, нәрсәгә, кемнәргә юнәлгәнне күзәтү һәм чагыштыру кызыклы. Алар диккате белән халыкныкы һәм матбугат вәкилләренең диккате бер ноктада кисешәме?

Бу форумның игътибар үзәгендә урта буынның (36-45 яшьләр) берничә вәкиле булды дисәм, ялгышмамдыр.  Аларның исеме күптән инде беркем өчен дә ачыш түгел – барысы да Русия ислам даирәсендә билгеле шәхесләр. Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин, Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең (Равил Гайнетдин) беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов, Русия мөселманнары Дини Мәҗлесе рәисе Әлбир Крганов. Кызыксынган кешеләргә алар Татарстанда да бик әйбәт таныш.

Тыйнак һәм беркадәр серле тоелган Камил хәзрәтне, ара-тирә дәгъва белдерүчеләр очрап торса да, өммәт һәрвакыт ниндидер яңа проектлар тәкъдим итүе, мөселманнарга төрле гаджетлар һәм яңа технологияләр ярдәмендә уңайлыклар тудыдырга омтылганы, шул ук вакытта Коръән хафиз булуы өчен хөрмәт итә. Кайчандыр мөфти вазыйфасына керешкәндә Камил хәзрәт моңарчы татар телен белмәгәнлеген, максатчан рәвештә өйрәнгәнен сөйләгән иде. Соңрак аның спортның борынгы милли төрләре фанаты булуын, үзенең дә спорт белән шөгыльләнүен белдек. Быел ул төркиләрнең борынгы сугыш кораллары белгече булуы белән шаккатырды. Миллилек аның өчен буш сүз түгеллеген мөфти эшләре белән раслап күрсәтә.

Шәп оратор, теология докторы Дамир хәзрәтне Казан моннан унбиш еллар элек таный башлагандыр. Түбән Новгород мөфтиятендә эшли, ислам институты ректоры иде бугай әле ул чакта. “Мәдинә” нәшрият йортын оештырып, дин-исламга, фәлсәфәгә, тарихка караган дистәләгән җитди китаплар, шул ук санда матбугат чараларын җайга салган хәзрәт. Чәчрәп торган Нижгар егетен Санкт-Петербургта, Мәскәүдә дә күреп алдылар. 2012 елдан башлап 2020 елга тикле ул инде өч тапкыр Русия иҗтимагый шурасына сайланып өлгерде. Әлбәттә, Дамир Мөхетдиновның татар халкы һәм динебез каршындагы төп хезмәте – бу гына түгел. Ул Хөсәен Фәезханов, Муса Ярулла Бигиев кебек шәхесләрнең исемнәрен кайтару һәм дини әдәбиятның фәнни югарылыкта булуы өчен күп тырыша. Тынгысыз холыклы Дамир хәзрәтнең тәнкыйть утына да, кайвакыт хәтта җәнҗалларга да эләккәләгәне бар. Ләкин фәнни потенциалы, эшлеклелеге аны татар өммәте өчен кадерле шәхес итә. 

Әлбир хәзрәт Крганов – иң яшьли ил күләмендә танылган мөфти. Үсмер чагында ук мөфтият оештыруда катнашкан. Соңында аны шушы Чуашстан Диния нәзарәтенә мөфти итеп сайлап куялар. Татарлардан кем әле 18 яшендә мөфти булган?!

Әлбир хәзрәт – Совет чорында динен җуймаган имамнар нәселеннән. Телгә алынган “трио” арасында иң романтигы булып тоела. Бервакыт интервьюда гаиләсе белән Болгар җирендә яшәргә хыяллануы турында сөйләгән иде. Әле анда (2000 еллар башы) Болгар – цивилизациясез бер урын, япан кыр уртасында борынгы хәрабәләр, бер-ике манара да чиркәү музееннан гына гыйбарәт иде. Шунысы да кызыклы: Әлбир Кргановның күпсанлы дини белемнәре арасында... чуаш филологиясе буенча белгечлеге бар. Менә шулай, Чуашстанда туып үскәннәр үз ана телен дә, чуаш телен дә яхшы белә.

Әлбир хәзрәт искиткеч карьера ясаган дин әһеле булып күренә. Форумда ул Татарстаннан читтә урнашкан татар авылларын Татарстан үз шефлыгына алсын иде, дигән тәкъдимен җиткерде. Гомумән, фикерле кеше.

Камил, Дамир, Әлбир хәзрәтләр турында болай тәфсилләп форум турындагы хисапта юкка гына искә алмадым. Аларның потенциалын Татарстан җитәкчелеге күрә, белә, һәм егетләрнең сәләтеннән, гыйлеменнән, булдыклылыгыннан файдаланырга әзер, дигән тәэсир калды. Мәгәр өчесе бер ансамбль итеп күзалланадыр. Чыннан да, татар дин әһелләре корылтае – берләштерә торган форум бит ул. Бу өч хәзрәт – татарлар өчен Русия күләмендә перспективалы шәхесләр, бергә-бергә исә тагын да нәтиҗәлерәк эшләргә сәләтлеләрдер сыман. Шунысы да күзгә ташлана: алар бер-берсен гаҗәеп рәвештә тулыландыра алыр иде...

 

Шахтер Сабан туе

Энергиясе ташып торган хәзрәтләрдән форумда шулай ук урта буын вәкиле –  Кемерово өлкәсе мөфтие Таһир хәзрәт Бикчәнтәев тә хәтергә уелып калды. Мәгънәле чыгышы белән дә, Рөстәм Миңнеханов кулыннан мәртәбәле бүләк алуы белән дә. Тагын Кемерово өлкәсе нәзарәте җирле мөселманнарның милли-иҗтимагый тормышын да көйләп торуы белән билгеле. Мөфти өлкәдә быел шахтерлар Сабан туе үткәреләчәге турында хәбәр җиткерде. Сабан туеның татарда ниндие генә юк: авылныкы, шәһәрнеке, көндезге, кичке, театраль... һәм менә шахтерларныкы. Ә бит шахтерлар Сабан туе – ул чын татар милли бәйрәме! Кузбасс шахталарында татар гомер-гомергә төп көч булган.

Билгеле, форумда Тәлгать Таҗетдин, Мөкатдәс Бибарсов, Җәлил Фазлыев, Ильяс Җиһаншин, Кырым Республикасы мөфтие Әмирали Аблаев һ.б. кебек олырак буын вәкилләре дә катнашты, алар төрле чараларда чыгыш ясады. Олыларның хикмәтле сүзе, изге догасы мондый зур җыеннарның дәрәҗәсен дә, бәрәкәтен дә арттыра, минемчә.

Үз остазларыбызны үстерергә кирәк!

Форум секцияләрендәге утырышлар быел “дискуссия мәйданчыклары” дип атала иде. Миңа ТР Фәннәр академиясендә “Дини уку йортларында укыту-тәрбия эшләренең торышы”н тыңларга насыйп булды. Чараның модераторлары – Русия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, галимә Резеда Сафиуллина һәм Оренбург өлкәсенең Диния нәзарәте рәисе Әлфит хәзрәт Шәрипов иде.
Дискуссия мәйданчыгында татар халкының нинди дини югары уку йортлары барлыгы, аларда укыту-тәрбия, татар телендә укыту ничек куелуы һ.б. мәсьәләләр турында тәфсилле мәгълүмат бирелде. Дин әһелләренең татарча вәгазьләр сөйләрлек, мәхәлләләрдә эшне татар телендә алып барырлык булуы өчен байтак тырышлык куела, дип чыгыш ясады Болгар ислам академиясе; Башкортстанның Октябрьск, Борай; Оренбург, Мәскәү өлкәсе вәкилләре. Амин, шулай була гына күрсен! Мәдрәсәләр – халыкка якынрак уку йорты, димәк анда, югары дини уку йортлары белән чагыштырып караганда, татар теленә чыннан да урын күбрәк биреләдер.

Форум – Русия төбәкләре дин әһелләре өчен булса да, анда чит ил вәкилләре дә катнашты. Финляндия татар җәмгыяте имамы Рамил хәзрәт Беляев татар мәхәлләсендә укыту-тәрбия эшләренең торышы хакында сөйләде. Финляндиядә балаларга дин яки диннәр тарихы уку йортларында мәҗбүри рәвештә укытыла икән. “Әгәр дә бер мәктәптә өч кеше бер динне тотса, ул уку йортында шушы дин укытылырга тиеш”, – диде Рамил хәзрәт. Аның сүзләренчә, җирле татар-мөселман якшәмбе мәктәбен тәмамлагач бирелә торган дипломны мәктәптә дә кабул итәләр. “Татар мохитендә белем бирү – безнең өчен бәхет”, – диде Финляндия кунагы.

Секция Фәүзия Бәйрәмова чыгышы белән дә истә калды. Мәшһүр язучы һәм җәмәгать эшлеклесе татар халкының рухи лидеры, мәгърифәтчесе Габдерәшит Ибраһимов эшчәнлеге белән таныштырды һәм милләтебезнең әлеге асыл шәхесен, аның хезмәтләрен пропагандаларга кирәк, дип ассызыклады.

Мәйданчыкта яңгыраган бер фикер белән килешми булмый: татарның дин әһелләренә бүген атаклы чит ил галимнәре, башка милләт вәкилләре дә остаз булып тора. Аларның абруен таныган һәм хөрмәт иткән хәлдә, безгә инде чит ил кешеләре дин әһелләрен тәрбияләп биргәнне көтеп ятмаска – Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэтдин Фәхретдин, Әһмәдһәди Максуди, Хөсәен Фәезханов кебек үз галимнәребезне үстерергә кирәк. Бу фикер тулаем  татар дин әһелләре форумы өчен максатка ярашлы: татарлар – үз галимнәрен, дин әһелләрен, остазларын, рухи лидерларын үстерерлек милләт. Раббыбыз биргән мөмкинлекләрдән тулысы белән файдаланырга гына кирәктер...

Фотолар: БТК Башкарма комитеты матбугат хезмәте.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев