Логотип Идель
Эксклюзив

ДОНАЛЬД ТРАМП ВЕРТОЛЕТЫ САТЫЛА

Трамп Президент вазифаларына керешкәннән бирле бу вертолетта очмаган.

АКШ Президенты Дональд Трампның 2016 елның сайлау алды кампаниясе вакытында актив кулланылган Sikorsky S-76B моделле шәхси вертолетларының берсе сатуга чыгарылган. Аның бәясе 1,5 миллион долларга җитәргә мөмкин, дип хәбәр итә Newsweek басмасына сылтама белән РИА Новости.


Фото: https://www.avbuyer.com

Басма хәбәр иткәнчә, Jet Edge Partners һәм Aero Asset махсус сәүдә мәйданчыкларында N76DT теркәү номеры астындагы вертолет агымдагы елның августыннан сатуга куелган. Әмма сату мәйданчыклары конкрет бәяләр тәкъдим итми. Дүрт ел элек New York Times басмасы аны 875 мең долларга бәяләгән. Хәзер исә, сайлаулар сәбәпле, аның бәясе артыр һәм 1,5 миллион долларга якын булыр дип көтелә, дип хәбәр итә Newsweek.

Хәзер вертолет Нью-Джерсида ангарда тора. Аның салоны алты кешене сыйдыра. Вертолет эчке яктан тавыш изоляциясе системасы белән җиһазландырылган, салонда суыткыч һәм эчемлекләр өчен шкаф бар.

Трамп Президент вазифаларына керешкәннән бирле бу вертолетта очмаган. Ул чорда хезмәт максатлары өчен аңа хәрби вертолет бирелгән булган.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев