Егерме ел элек булган җинаять: өч ир-ат кеше үтерүдә шикләнелә
20 ел элек 35 яшьлек ир-ат югала һәм «үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачыла. Аның качып китү һәм туганнарыннан яшеренүе өчен ачыктан-ачыктан сәбәпләре булмавы билгеле.
Казанда яшәүче өч ир-атны 20 ел элек кылынган җинаятьтә шикләнеп тоткарладылар. Алар бер ир-атны атып үтереп, мәетен яшергән дип фаразлыйлар. Мәет әлегә табылмаган. Бу турыда хокук саклаучыларга сылтама белән «Комсомольская правда» хәбәр итте.
20 ел элек 35 яшьлек ир-ат югала һәм «үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачыла. Аның качып китү һәм туганнарыннан яшеренүе өчен ачыктан-ачыктан сәбәпләре булмавы билгеле.
Менә быел, август азагында тикшерүчеләр 20 ел элек югалган ир-ат турында белүчеләрнең эзенә төшә. Казанда яшәүче өч ир-атны Азнакайда тоткарлыйлар. Аларның берсе фирма директоры булып эшли.
Тикшерү версиясе буенча, җинаятьтә шикләнелүчеләр 2001 елда Казанда элеккеге «Деона» тегү фабрикасы территориясендә 35 яшьлек ир-атны атып үтерә. Ату коралы билгеле булмый. Җинаятьне яшерү өчен, мәетне шунда ук күмеп куялар.
Тоткарланган өч ир-атны да сак астына алганнар. Югалган ир-ат мәетен эзлиләр, дип сөйләгән сайтның хокук саклау органнарындагы чыганагы.
Чыганак: Интертат
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев