-
Казанда «Оскар» премиясенә номинацияләнгән ике фильм күрсәтеләчәк Бу яңалык "Оскар" премиясен яратып күзәтеп баручылар өчен!
-
Мөхлисә Буби турында фильм төшерәләр Фильмны ел азагында Татарстан халкына күрсәтә алырбыз дип ышаналар.
-
АРТИСТНЫҢ МӘККӘСЕ КАЙДА? К.Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» драмасындагы мулла малае – Надир мәхдүмне Зөлфәт Закировтан да оста уйнаучы юк. Актер яраткан театры буйлап экскурсия оештырды.
-
ӨЕҢДӘ НИНДИ КӨЙ? «Үз илемдә – үз көем» - «Тәртип» радиосының һәвәскәр башкаручылар арасында оештырыла торган конкурсы.
-
Гаиләдә бала тугач, әтиләргә отпуск бирмәкчеләр Шул рәвешле ирләр бәби тапканнан соң хатыннарына ярдәм итү мөмкинлеге алачак икән.
-
Менә сиңа мә! Валерий Меладзе алтынчы тапкыр әти булган Валерий Меладзе өчен бу бала – алтынчысы. Артистның беренче никахтан өч баласы бар.
-
Нәрсә ашамаса хатын-кыз тиз картая? Хайван аксымыннан баш тарту тән тиресенең халәтен начарландыра.
-
Пациентларга бирелгән боткада тычкан койрыгы табылган... Бу яңалыкны укыгач, ничек ботка ашарга инде хәзер?
Егетләр колагына: кызларга нинди бүләк ошый?
Бик тиздә 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне җитә. Гүзәл затларыгызны ничек сөендерергә белмисезме? Бүләккә нәрсә алыйм икән, дип баш ватасызмы? Ә безнең сезгә берничә киңәш бирәсебез килә.
Хатын-кызларны 8 март белән котлаганчы, түбәндәге өч кагыйдәне истә калдырабыз:
Чәчәкләр. Төп бүләкне бирер алдыннан чәчәк бәйләме бүләк итегез. Шул ук вакытта чәчәк бәйләме белән генә чикләнмичә, чүлмәктәге лаванданы да сайларга мөмкин.
Сюрприз. Ни дисәгез дә, кызлар сюрпризлар ярата инде! Аны берничә ысул белән ясарга мөмкин, ә иң шулардан иң әйбәте - бүкәкнең "яшерелгән" булуы.
Хатын-кыз бүләкне ачканчы ук бик уңай хисләр кичерәчәк.
Романтика. Чәчәк белән бүләкне тапшыргач, романтик кич турында да онытмаска кирәк. Әйтик, кафега бару яки пицца һәм роллы ашап фильм карау сөйгәнегезгә һичшиксез ошаячак!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз