Эльдар Хәмитов: Муса белән 20-25 минут көрәшкәч, жирәбә тартабыз, димәсеннәрме...
Танылган көрәшче Эльдар ХӘМИТОВ — Чаллы егете, татар көрәше һәм билбау көрәше буенча спорт остасы. Быел Муса Җәлил истәлегенә уздырылган турнирны отты.
... — Бүген ничә кг авырлыкта көрәшәсең?
— 100 кг. Нигездә, Чаллы өчен көрәшәм.
— Откан тәкәләрең дә күп җыелгандыр?
— Сабантуйларда бер сезонга 8-9 ар тәкә алганны санасаң, 100 гә җитәдер.
— Берничә машинага да ия булдың бит әле.
— 2015, 2016, 2018, 2021 елларда Чаллыда дүрт машина оттым. Аларны саттым.
— Федераль Сабантуйларда жирәбә уйнатулары күңелгә тияме?
— Әгәр баштан ук әйтсәләр, башкача булыр иде. Үзеңне шуңа әзерлисең. Мәсәлән, Чистайда үз авырлыгымда җиңдем. Әмма анда алдан ук жирәбә хакында әйттеләр. Шуңа келәмгә рухый яктан әзер булып чыктык. Ә 3 июльдә Мөслимдә үткәрелгән Бөтенроссия татар авыллары Сабан туенда башта, машина абсолют батырга була, диделәр. Көрәшкә Муса Галләмов белән чыктык. Кем көндәшен ота — машина шуңа, дип бил алыштык. 20-25 минут буе көрәштек. Күпме көч, нерв, вакыт китте. Көрәшне төгәлләгәч, жирәбә тартабыз, димәсеннәрме? Үзебезне бу хәтле бетермәгән булыр идек дип уйладык. Моны дөрес түгел дип саныйм. Андый чакта күңелгә тия...
Лилия ЙОСЫПОВА, "Ирек мәйданы"
ТУЛЫ ӘҢГӘМӘ — газетаның 22 нче июль санында
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев