-
Иртәгә яшен һәм көчле җил көтелә Иртәгә Татарстан территориясендә һава торышы начарлануы көтелә.
-
Коронавирусның яңа дулкыны булырмы? COVID-19 инфекциясенең яңа дулкыны булырга мөмкин.
-
Татарстанда аерылышучылар саны кимегән Республикада алты ай эчендә 6,9 мең тапкырдан артыграк аерылышканнар.
-
Авыл хуҗалыгы продукциясенә кытлык булмаячак Республика кайбер азык-төлек буенча үзен 100 проценттан күбрәккә тәэмин итә.
-
ИДЕЛ КӨНДӘЛЕГЕ: ТӨШКЕ АШКА - ҖИЛӘККӘ Җиләге тәмле, хатирәләре – тагын да.
-
Осталар һәм остазлар: Чигү күңелне тынычландыра "Идел-онлайн" ютуб-каналында "Осталар һәм остазлар" тапшыруының яңа чыгарылышы дөнья күрде. Остаз Гөлнара Светликова чигү серләренә төшендерә.
-
Сабада журналистлар Сабан туе гөрләп узды! Бүген Байлар Сабасында "Татмедиа"ның 15 еллыгы уңаеннан оештырылган медиа-Сабантуй гөрләде!
-
ӘРӘМТАМАКЛАР Әрәмтамак булып тереклек итү, беренче карашка, бик рәхәт һәм тормышны гаять җиңеләйтә сыман. Ләкин моның өчен үтә хәйләкәр, җитез һәм акыллы булу да лазем – табигать исә паразитларга бу сыйфатларны бер дә жәлләмичә өләшкән.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Эльмира Кәлимуллина: "Мине барысыннан да мәхрүм иттеләр"
Татарстан Республикасының атказанган артисты Эльмира Кәлимуллинаны "мошенниклар" алдаган. Бу хакта ул үзенең инстаграм битендә хәбәр итте.
"Мошенниклар! Бүген иртәм шушы фотодагы кебек башланды. "Яндекс.такси өчен акча түләдегез дип 10 нан артык смс килде. Картамны карасам - акчам калмаган. Тик Сбербанк минем картаны төзәтте һәм блоклады. Искиткеч! Моннан да яхшырак булырга да мөмкин түгел. Мошенниклар персональ мәгълүматлар белән ничектер файдаланганнар һәм акчамны алганнар", - дигән Эльмира.
Җырчының бу гаделсезлектән кәефе кырылган. "Мин-артист, музыкант. Бердәнбер хезмәт хакым - ул концерт эшчәнлеге, сәхнә. Мин шәхси эшмәкәр буларак теркәлгәнгә, дәүләтемә үз салымнарымны гел түлим, барысы да мөмкин кадәр ачык, закон бозмыйча, намус белән яшим. Ә хәзер... мине барысыннан да мәхрүм иттеләр. Үз-үзеңне изоляцияләп утырткан илдә хәзерге хәлем белән мине эшсез, акчасыз калдырдылар һәм барысы да кайчан торгызылачагы билгеле түгел. Хәтта картада булган акчаларны да урладылар. Банкка шалтыратып, миңа берни белән дә ярдәм итә алмаячакларын белдем. Мине полициягә җибәрделәр, мошенниклык факты буенча гариза язарга диделәр. Рәхмәт сиңа, куәтле илем!"
Әлеге язмага Эльмирага киңәш бирүчеләр дә күп. Алар барысы да аңа яңадан гариза язарга кушалар, җырчының хәленә керәләр.
Фото: Эльмира Кәлимуллинаның инстаграм бите
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз