-
Казанда карны социаль челтәр аша чистарталар? Шәһәр халкыннан 50 гариза килгән.
-
WhatsApp мессенджерында үзгәрешләр! Facebook корпорациясенең WhatsApp мессенджеры 15 майдан кулланучыларның бер өлеше өчен функцияләрне чикли башлаячак.
-
АТНА ЭЧЕНДӘ ИКЕ ЮГАЛТУ 23 февральнең суык көнендә Казанның фәнни җәмәгатьчелеге, татар зыялылары күренекле галим, филология фәннәре докторы, профессор Фатих Урманчеевны соңгы юлга озатты.
-
«Блогер.Татар» һөнәри блогерлар бәйгесенең җиңүчеләрен белдек! Ә бүген 21 февральдә – Халыкара Туган тел көнендә җиңүчеләрне игълан итәбез.
-
ТАГЫН ЯЛ ИТӘЧӘКБЕЗ! Ял итеп армаган идегезме әле? Безне тагын ял көннәре көтә.
-
Балык бистәсендәге һәлакәт: "Фәридә апай да, Рафик җизни дә дөнья бәһасе кешеләр иде. Урыннары җәннәттә булсын...." Татарстанда тагын бер зур фаҗига.
-
Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде Юлларда бозлавык булырга мөмкин
-
Өч игезәк бала табарга җыенган 40 яшьлек ханым вафат... Йөклелекнең уникенче атнасында проблемалар килеп чыккан.
ЭЛВИН ГРЕЙ ТӨП СЕРНЕ ЧИШТЕ!
Игътибар иткәнегез булдымы, Радик Юльякшин (Элвин Грей) иҗатын 3 яшьтән алып 80 яшькә кадәр булган тамашачылар ярата. Башта җырчыны яшүсмерләр, аннары өлкән буын тыңлады, бары тик соңрак кына яшьтәшләрне җәлеп итте Радик. Аудиторияне шулай тиз җәлеп итүе турында ул Андрей Кузьминга «100% Татарстан» проекты өчен сөйләде.
«Аудитория бик киң, алар арасында 3 яшьтән алып балалар да, әби-бабайлар да бар. Статистика буенча, аудиториям — 20 дән 45 яшькә кадәрге кешеләр. Мин иҗат итә башлаганда тыңлаучылар бары кызлар гына иде. Ул чакта интернет юк иде бит, ди Юльякшин.
Радик Юльякшин «Ашкына гомер» җырын иҗат иткәч, өлкән буын да аның концертларына йөри башлый.
Элвин Грей акрынлап урта яшьтәге яшьләр өчен дә контент булдыра башлады.
«Хәзер безнең концертларда 3 яшьтән алып 80 яшькә кадәр кешеләр бар.
Яулыклы әбиләр дә, балалар да, урта буын да килә», — дип нәтиҗә ясады артист.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз