-
Татарстанда яшьләр өчен грант алуга гаризалар кабул ителә башлады Катнашучылар социаль проектны гамәлгә ашыруга 300 мең сумга кадәр акча алырга мөмкин.
-
Кызлар өчен Мөселман яшьләре форумының кышкы мәктәбе ачылды Казанда кызлар өчен Мөселман яшьләре форумының кышкы мәктәбе үз эшен башлап җибәрде. Әлеге җыенга 18 яшьтән 30 яшькәчә булган 60 ка якын мөселман егете килде.
-
Иң бай министрлык билгеле Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы узган елда түләүле хезмәтләр күрсәтүдән иң күп акча – 5,36 миллиард сум керткән.
-
"Белемдә – көч!" яшьләр берләшмәсе эшли башлады Яңа берләшмә аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүгә юл ача.
-
«Котадгу белек» беренче тапкыр татарча басылып чыкты Бөтен төрки дөньяда инде күптән китап булып чыккан Йосыф Баласагуниның “Котадгу белек” әсәре татарча да басылды хәзер! “Безнең мирас” журналы Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән бу зур эшне башкарып чыкты.
-
Рус телендә онлайн-мәдрәсә эшли башлады Онлайн-мәдрәсәләр бигрәктә яшь буын арасында зур популярлык казана.
-
Илһам оялаган җир: "Сандугач" китапханәсендә Гөлшат Зәйнашеваны искә алдылар Ачык микрофон форматында оештырылган чара шагыйрә Гөлшат Зәйнашеваның якты истәлегенә багышланган иде.
-
Тинчурин театры Дастаннар елын “Идегәй” спектакле белән башлый Татар халкының 500 еллык тарихы булган дастанны театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов сәхнәләштерә. Режиссер “Идегәй”не сәхнәгә куярга алынуын әсәрнең милли, әдәби, тарихи актуальлеге белән аңлата.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Эмиль Талипов белән әңгәмәдән “иң тәмле” өзекләр
«Иллә дә рәхәт икән ул бала багу... Җитлегә барган саен, дөньяны күбрәк ачасың, яшәве дә кызыграк була бара кебек».
«Театрда барыбыз да авыл егетләре бит без: тәртипле, төплеләр. Кечкенәдән хезмәтнең нәрсә икәнен белеп үстек, һәр нәрсәнең кадерен беләбез».
«Сәхнәдән үтемле, тамашачы күңеленә кереп калырлык геройлар күрсәтәсем килә. Яшьлек бер мизгел, үтә дә китә ул».
«Безне: «Сез – Камал театры артистлары!» – дип тәрбияләделәр, һөнәребезгә карата мәхәббәт уята белделәр. Яшь кеше өчен бу бик мөһим әйбер».
«Хайп артыннан гына куарга ярамый. Югыйсә, социаль челтәрләргә язылучылар җыю максатыннан, билетларын сату, акча эшләү өчен артыгын кылана башладылар. Андый хәерсез юл белән акча эшләмиләр. Артистның да ризыгы хәләл булырга тиеш».
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз