Логотип Идель
Эксклюзив

Абьюз: Эмоциональ көчләү куркынычракмы, әллә физик көч кулланумы?

Бүгенге көндә яшьләр лексиконында "абьюз", "абьюзер", "абьюз мөнәсәбәтләр" ише сүзләр еш очрый башлады. Күпләр бу терминны шаярып кына куллана, янәсе дустыннан, әңгәмәдәшеннән шуны әйтеп үртәп көлә.

Бүгенге көндә яшьләр лексиконында "абьюз", "абьюзер", "абьюз мөнәсәбәтләр" ише сүзләр еш очрый башлады. Күпләр бу терминны шаярып кына куллана, янәсе, дустыннан, әңгәмәдәшеннән шуны әйтеп үртәп көлә. Минем танышларым арасында да мондыйлар шактый. Андый кешеләр сөйләшү барышында бер уңайсыз, негатив хәл килеп чыга калса, бер-берсенә "фу, абьюз" дип төрттерү ягын карыйлар. Күп очракта, бу шаяру, бераз иптәшеңне "чеметеп" алу буларак кулланыла. Әмма алар арасында вәзгыятьне дөрес бәяләп, бу сүзләрне үзләре рәнҗетелгән булганлыктан, чарасызлыктан "кычкыручылар" да бардыр кебек.

Хәзерге яшьләрнең күпчелеге психология белән кызыксына. Миңа калса, бу бик яхшы тенденция. Чөнки үз күңелеңне аңлау, кеше белән мөнәсәбәтләреңне анализлый белү бик мөһим.

Ә хәзер яшьләр арасында "тренд"лашып барган "абьюзер" терминына күз салыйк. Кем ул абьюзер? Аңа хас сыйфатлар нинди? Абьюзерлык кешенең нинди гамәлләрендә күренә?

"Абьюз" инглиз теленнән килеп чыккан сүз. Ул "көчләү, мәсхәрәләү, түбән караш" буларак тәрҗемә ителә. Фәнни терминологиядә абьюзер ул - үзенең иптәшен, сөйгән ярын, якын кешесен мыскыл итүче, аны җәберләүче, аның теләкләренә игътибар бирмәүче, билгеле бер гамәлләргә этәрүче, мәҗбүриләп үзенә буйсындырып яшәтүче яки аңа физик көч кулланучы кеше.

Психологлар абьюзның түбәндәге төрләрен аерып күрсәтә:

  1. Физик – кыйнау, сугу, көч кулланып нинди дә булса адымга барырга мәҗбүр итү.
  2. Сексуаль - көчләү, мәҗбүри рәвештә җенси характердагы билгеле бер гамәлләргә тарту, җенси якынлыктан баш тартып шантажлау.
  3. Финанс (экономик) – абьюз тарафыннан матди ресурсларның юкка чыгарылуы, эшкә урнашу иреге бирмәү, яшәү ихтыяҗларыннан да мәхрүм итәрлек дәрәҗәдә акчасыз калдыру.
  4. Психологик - психиканы "көчләү" алымнары, мәсәлән: тәнкыйтьләү, агрессия күрсәтү, шантажлау, игнор, манипуляция.

Мондый йогынты төрләренең кайсысы куркынычрак икәнен әйтеп булмый. Теләсә кайсы көчләү, җәберләү кешенең сәламәтлеге һәм психикасына зур зыян салырга мөмкин. Кызганыч, тән җәрәхәтенә караганда, психикага ясалган яралар тирәнрәк тә була. Берничә төр абьюзның да бер кешегә кулланылу очраклары күзәтелергә мөмкин. Мәсәлән, сексуаль һәм физик, шул ук вакытта матди ихтыяҗларны да чикләү.

Кеше нигә абьюзер булып формалаша соң? Аңа нәрсә яисә кем йогынты ясый? Моңа карата берничә аңлатма бар:

  • кечкенә вакыттан ук әти-әни һәм бала арасында абьюз мөнәсәбәтләр булган
  • яшүсмер, бала вакытында бу кеше физик яки җенси көчләүгә дучар булган
  • кешенең үзен түбән дәрәҗәдә бәяләве
  • психик авырулары булу
  • холык үзенчәлекләренә бәйле рәвештә: кызып китүчәнлек, эгоист булудан үсеп китәргә мөмкин

Абьюз күренеше күбрәк ир-хатын, очрашып йөрүче егет-кыз мөнәсәбәтләрендә күренә. 90% очракта абьюзер кеше ул ир-ат.

Абьюзер-ир-атны түбәндәге билгеләр буенча белергә мөмкин:

  • үз-үзенә һәм партнерына карата аның таләпләре төрлечә: хатын-кызга рөхсәт ителмәгән нәрсәне ул үзе өчен рөхсәт ителә дип саный
  • талаш чыкса, тавыш күтәрү, кычкыру ягын карый
  • үзенең физик өстенлеген күрсәтә, көч куллану белән яный
  • хатын-кызны ялганда гаепли, аның сүзләренә ышанмаганын ап-ачык әйтә
  • партнёрының телефоннае сөйләшүләрен контрольдә тота, хәбәрләрен тикшерә
  • абьюзер-ир-ат хатыны белән аралашкан теләсә кайсы кешегә көнләшә
  • җенси яктан көчләү куллана
  • акчасыз калдыра

Сирәк булса да, хатын-кызлар арасында да абьюзерлар очрый. Ир-атлардан физик көче кимрәк булганлыктан, алар башкача юллар сайлый. Мәсәлән:

  • җенси якынлыктан баш тарту, партнерның сексуаль мөмкинлекләрен мыскыл итү;
  • үз агрессиясен хатын-кыз-абьюзер партнерының предметларына юнәлтә, техникасына зыян сала, кием-салымын боза
  • иренең һәр адымын күзәтеп тора, аны әйләнә-тирәдәге барлык кешеләр дә моны белерлек итеп контрольдә тота
  • һәр очрашу "кайда һәм кем белән идең?" ише сорау алудан башлана
  • иренең үз-үзен тотышыннан гел канәгатьсезлек белдерә
  • партнерын тәнкыйтьли, нинди дә булса бер эшкә мөмкинчелекләрен юк дип саный.
     

Бу мәсьәләнең җитдилеген аңлагач, үзеңне абьюзер белән ничек тотарга дигән сорау туа.

Психологлар, күп очракта, ул мөнәсәбәтләрне өзәргә һәм яңа тормыш башларга тәкъдим итәләр. Абьюзер булган кеше белгеч ярдәменнән башка үз-үзен тотышын үзгәртә һәм партнёрын кимсетүдән, агрессия күрсәтүдән туктый алмый. Син никадәр күбрәк рәнҗетүчегә яраклашырга тырышсаң, абьюзерның психик авыруы шулкадәр җитдиләнә төшә. Гаилә мөнәсәбәтләренең мондый варианты гаиләнең барлык әгъзалары өчен дә авыр, психик яктан зыянлы, бигрәк тә балаларга зур йогынты ясала. Шуңа күрә мондый мөнәсәбәтләрне өзү - ситуациядән чыгуның иң яхшы юлы булып тора.

Әгәр дә сез бу хәлгә каласыз икән, үз-үзеңә бикләнмичә, дусларың-туганнарың белән бүлешергә кирәк. Психологлар ярдәменнән оялып баш тартырга ярамый. Кешенең гомере куркынып астына куела яки анда суицид (үз-үзеңә кул салу) турында уйлар барлыкка килә икән, бу инде соңгы чик дигән сүз. Ашыгыч рәвештә, бу проблеманы чишәргә, белгечләрне ярдәмгә чакырырга кирәк.

Сүземне тәмамлап, кеше психологиясенең бу актуаль мәсьәләсен тирәнрәк аңлар өчен, түбәндәге китап һәм фильмнарны тәкъдим итәсем килә.

Китаплар:

*Ауд Далсегг «На крючке. Как разорвать круг нездоровых отношений"
*Ланди Бэнкрофт «Зачем он это делает?»
*Нэнси Прайс, Джеймс Грант «В постели с врагом»

Фильмнар:

«Мой король»
«Жена Сталина»
«Малефисента»

Лалә Кәримова

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев