Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Руль артында алкогольгә "Юк" дип әйт

    ЭССЕ КАГУДАН НИЧЕК САКЛАНЫРГА?

    Республикада җәй уртасы җитте, табибларга кояш нурларыннан зыян күргән пациентлар "агыла" башлады. Кемдер кояш сугудан зыян күргән, кемдәдер аллергия барлыкка килгән.

    Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясенә июнь аенда 51 казанлы кояш сугу аркасында ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.

    "2021 елның 1 июненнән 28 июненә кадәр Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясенә кояш сугу белән 51 мөрәҗәгать керде", - дип билгеләп үтте ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының гомумтабиблык практикасы буенча баш белгече Люция Фейсханова.

    Реклама

    Эсселек Татарстан халкы өчен үз шартларын билгели. Табиб әйтүенчә, кояш нурлары астында махсус әзерлексез кызыну куркыныч.

    — Сәгать 11:00 дән алып 16:00 га кадәр аралыкта урамда, туры кояш нурлары астында йөрмәү кулай, - ди Люция Фейсханова.

    Эссе көндә ачык төстәге киҗе-мамык, "сулый торган" тукымадан тегелгән киемнәр, баш киеме киеп йөрергә кирәк. Ачык төстәге киемнәр кояш нурларын читкә этәрә. Киемнәр кояштан капларлык булсын. Кызу көннәрдә ашыкмыйча хәрәкәт итегез, ешрак күләгәдә булырга тырышыгыз. Кояш астында озак йөрмәгез. Озаграк йөрергә туры килсә, башыгызга киң читле эшләпә киегез, зонттан файдаланыгыз. Кояшка каршы кремнар кулланыгыз. Сыра һәм башка исерткеч эчемлекләр кулланмагыз. Эсседә көненә 2-3 литр су эчәргә киңәш ителә. Минераль су, яшел чәй, морс, компотлар сусауны басуда ярдәм итүче иң яхшы эчемлекләр, дип билгеләде табиб Люция Фейсханова.

    Чыганак: Шәһри Казан

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ИП ПАТЕНТ СИСТЕМАСЫНДА: НӘРСӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?
    • Газета-журналларга язылган өчен - санаторийга ике юллама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы