-
Казанда «Оскар» премиясенә номинацияләнгән ике фильм күрсәтеләчәк Бу яңалык "Оскар" премиясен яратып күзәтеп баручылар өчен!
-
Мөхлисә Буби турында фильм төшерәләр Фильмны ел азагында Татарстан халкына күрсәтә алырбыз дип ышаналар.
-
АРТИСТНЫҢ МӘККӘСЕ КАЙДА? К.Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» драмасындагы мулла малае – Надир мәхдүмне Зөлфәт Закировтан да оста уйнаучы юк. Актер яраткан театры буйлап экскурсия оештырды.
-
ӨЕҢДӘ НИНДИ КӨЙ? «Үз илемдә – үз көем» - «Тәртип» радиосының һәвәскәр башкаручылар арасында оештырыла торган конкурсы.
-
Гаиләдә бала тугач, әтиләргә отпуск бирмәкчеләр Шул рәвешле ирләр бәби тапканнан соң хатыннарына ярдәм итү мөмкинлеге алачак икән.
-
Менә сиңа мә! Валерий Меладзе алтынчы тапкыр әти булган Валерий Меладзе өчен бу бала – алтынчысы. Артистның беренче никахтан өч баласы бар.
-
Нәрсә ашамаса хатын-кыз тиз картая? Хайван аксымыннан баш тарту тән тиресенең халәтен начарландыра.
-
Пациентларга бирелгән боткада тычкан койрыгы табылган... Бу яңалыкны укыгач, ничек ботка ашарга инде хәзер?
Фаҗига: карга башы белән сикергән малай, карга батып, һәлак була
Россия Тикшерү комитетының Красноярск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе хәбәр иткәнчә, 6 мартта Мотыгинский районында 11 яшьлек малай һәлак булган.
Узган шимбәдә төн урталары җитәр алдыннан, 11 яшьлек малайның туганнары полициягә мөрәҗәгать итә. Алар бала югалуы турында әйтә.
Малай яши торган йортка хокук саклаучылар килә. Баланың мәетен йорт янындагы сарай артыннан табып алалар.
Соңрак ачыкланганча, малай белән әби өйдә икесе була. Аннары әби кеше баланы ялгызын калдырып, үзе эшләре белән чыгып китә.
Малай караучысыз калгач, сарай түбәсеннән кар көртенә сикереп уйный башлый. Бер мизгелдә ул карга башы белән сикерә һәм батып кала. Бала кардан чыга алмый һәм һәлак була.
«Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган, диелә хәбәрдә.
Чыганак: Интертат
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз