Логотип Идель
Эксклюзив

Фаҗига: суда батучы кызны коткарган, үзе батып үлгән

Идел елгасында фаҗига була. Суга батучы кыз баланы коткарганда, ир-ат үзе бата.

19 майда Самара өлкәсенең Ставрополь районындагы Подстепки районында Идел елгасында фаҗига була. Суга батучы кыз баланы коткарганда, ир-ат үзе бата. Бу турыда "Комсомольская правда"га сылтама белән "Интертат" хәбәр итте.

Елга буена ял итәргә шактый кеше килә. Кешеләр ял итә торган урында су биеклеге төрле булу сәбәпле, агым да көчле була. 10-12 яшьлек кыз бала агым көчле булган урынга эләгә, ул чоңгылга төшеп китә башлый. Баланы коткарырга анасы ташлана. Аннары биредә ял итүче тагын бер ир-ат ярдәмгә килә.

Ир-ат кыз баланы чоңгылдан төртеп чыгара, ләкин үзе чыга алмый. Аның көчле агымга каршы көрәшергә хәле калмый. Ир-ат су астына китеп югалгач, коткаручылар чакыралар. Ир-атның мәетен өч сәгать эзләгәч кенә табалар.

«Тольятти эзләү төркеме 15.15 сәгатьтә барды. Ир-атны 19.30 сәгатьтә генә таптылар. Аның мәете өч метр тирәнлектә иде, Биредә су болганчык, агым көчле булу да эзләү эшләренә комачаулады», — дип сөйләгән коткаручылар.

Водолазлар ир-атның мәетен ярга алып чыга. Биредә аның киемнәре дә тора. Якынча белешмә буенча, аң 57 яшь булган, диелә хәбәрдә.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев