-
Ренат Әюпов гаиләсенә кайгы килгән Без дә режиссёрның һәм аның гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашабыз!
-
ДИНИ ТЕМАГА «ТАЯН АЛЛАГА!» ӘДӘБИ КОНКУРСЫ СТАРТ АЛДЫ! «Таян Аллага!» конкурсында 10 яшьтән алып 45 яшькәчә һәрбер теләгән кеше катнаша ала. 10 гыйнвардан 30 апрельгә кадәр шигырь, чәчмә әсәр, пьесалар һәм публицистик язмалар кабул ителә.
-
Яшь галим БӘРӘҢГЕ ИГҮ ТЕХНОЛОГИЯСЕН камилләштергәне өчен Россия Президенты грантына ия булды Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы аграр югары уку йортының яшь галиме Марат Кәлимуллин Россия Федерациясе Президенты грантына ия булды.
-
ДИНИ ЯШЬЛӘР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ, ӘДӘБИЯТЫ ҺӘМ ТАРИХЫ БУЕНЧА ОЛИМПИАДА УЗА Татарстан мәдрәсәләре һәм ислам югары уку йортлары шәкертләре арасында татар теле, әдәбияты һәм татар халкы тарихы буенча республикакүләм олимпиада үткәреләчәк.
-
«Әкият» курчак театрында «Мырау батыр» спектаклен куячаклар. Беренче тапкыр! «Әкият» курчак театрында беренче тапкыр Нәкый Исәнбәтнең «Мыраубай батыр» әсәре буенча спектакль куярга ниятлиләр.
-
КАСТИНГ: «Без — кырык беренче ел балалары» әсәре буенча төшереләсе фильмга актерлар сайлыйлар «Татаркино» оешмасы генераль директоры, продюсер Миләүшә Айтуганова социаль челтәрләр аша кастинг булуы хакында хәбәр итә.
-
ҺАВА ШАРТЛАРЫ НАЧАРЛАНА БАШЛЫЙ Иртәгә Татарстан территориясендә томан төшәчәк.
-
Чаллыда йөртүчесе үлгән машина алты машинаны бәрдергән «Мерседес» шоферыннан тыш, зыян күрүче булмаган.
ФЕРДИНАНД СӘЛАХОВКА МЕДАЛЬ ТАПШЫРДЫЛАР
Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов республикабызның «Фидакарь хезмәте өчен» медаленә лаек булды.
Кичә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә җырчының 65 яшьлегенә багышланган җыр кичәсе узды. Юбилярга олуг бүләкне нәкъ биредә тапшырдылар. Ф.Сәлахов гомерен татар җыр сәнгатенә багышлаган фидакарь егет. Үзенең зыялылыгы, белеме һәм таланты белән аерылып тора. Тормышның бик күп сынауларына бирешмичә, аягында нык торучы шәхес. Замандашлары аны фикерле җырчы буларак та югары бәяли.
“Җырчы ул – халыкның телен, мәдәниятен саклаучы. Мин үземне башкача хис итә алмыйм. Минем төп тыңлаучым, мине күтәрүче, зурлаучы да, мине үзенең моң чишмәсе итеп кабул итә алучы да – халкым. Димәк, минем бөтен яшәешем, иҗатым халкыма бәйле”, - дип яза ул үзенең “Әйтәсе сүзләрем бар иде...” дигән китабында.
Ул үзе җаным – җырда, дияргә ярата. “Җырларыбызны халкыбыз гасырлар буе чарлаган, үстергән – бөек моң итә алган. Карагыз безнең “Зөлхиҗә”не, “Кара урман”ны, “Уел”ны, “Эскадрон”ны! Сагыш һәм дәрт, көч һәм дәрман ич аларда!.. Җыры булган халык үлемсез ул. Җыр чишмәләребез саекмасын”, - ди Ф.Сәлахов.
Татарның моң сагында торучы Фердинанд Сәлахов яшь башкаручыларны үстерүдә, аларны зур сәхнәгә чыгаруда да күп көч куя. Һәрвакыт шат күңелле, башкаларга ярдәмчел киң күңелле җырчыга алдагы елларда да дәвамлы гомер, бәрәкәтле иҗат телибез.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз