Логотип Идель
Эксклюзив

Фермадагы бөтен терлек, кош-корт янып бетә

Фаҗига вакытында фермада иллеләп баш мөгезле эре терлек кенә кала.

7 апрельгә каршы төндә Башкортстанның Чакмагыш районында фермада янгын чыга. Биредә дистәләрчә хайван янып үлә. Бу турыда Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Янгын турында 03.16 сәгатьтә хәбәр итәләр. Урынга ашыгыч рәвештә коткаручылар килгән вакытта ферма түбәсенең 900 квадрат метрлап мәйданын ялкын чолгап алган була. Өстәвенә көчле җил исә, ул да утны сүндерүгә комачаулый.

Фаҗига вакытында фермада иллеләп баш мөгезле эре терлек кала.

Янгынны иртәнге алтынчы яртыларда сүндереп бетерәләр. Шуннан соң фермер хуҗалыгына зур зыян килүе ачыклана. Ун баш мөгезле эре терлек, унбер баш мөгезле вак терлек, бер ат, ике йөзләп бройлер тавык янып һәлак булган.

Кешеләр арасында зыян күрүчеләр юк, диелә хәбәрдә.

Янгын сәбәпләрен белгечләр ачыклый.

Чыганак: ИНТЕРТАТ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев