Логотип Идель
Эксклюзив

ФИЛАРМОНИЯ КОНЦЕРТ СЕЗОНЫН АЧА!

Тиздән Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе концерт сезонын ача!

  Тиздән Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе концерт сезонын ача!

  Аңарчы филармония  узган концерт сезонында күрсәтә алмый калган программаларны тәкъдим итәчәк. Аннан инде – яңа сезон программалары башланачак.

  Тамашачыларның сәламәтлеген кайгырту максатларында,  Татар филармониясе барлык таләпләрне дә үтәячәк – зал 50% исәбеннән тутырыла, тамашачылар тиешле араны саклап утыртыла, керү урыннарында антисептиклар куела, зал һәм тамашачы куллана торган башка урыннар  махсус эшкәртелә.

   Кайбер концертларга билетлар алдан ук сатылып беткән  булуы сәбәпле – алар 2 көн уздырылачак. Тамаша залында 600 урын булган Татар филармониясе бер концертка 300 тамашачы кабул итәргә генә хокуклы. Бу кешеләргә куркыныч тудырмый торган араны тоту мөмкинлеге бирәчәк.

Беренче концерт – 27 августта (18.00)

  Бу кичтә Татар дәүләт филармониясендә Россиянең халык артисты, Г.Тукай премиясе лауреаты Анатолий  Шутиков җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы халык уен кораллары оркестрына кушылып Сергей Плюснин (баритон/ Пермь шәһәре) һәм Ирина Крутова (сопрано /Мәскәү шәһәре) җырлаячак.

  Программада: XX гасыр композиторлары әсәрләре бар.

фото һәм чыганак:  Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе матбугат хезмәте

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев