Флешмоб дия-дия...
Инстаграм челтәрендә күргәнсездер, татар артистларыбыз кызыклы флешмобка кушылдылар. Кыскасы, һәр җырчы бер-берсенә сабын биреп, шул рәвешле бер дулкында булуларын белдерәләр.
Инстаграм челтәрендә күргәнсездер, татар артистларыбыз кызыклы флешмобка кушылдылар. Кыскасы, һәр җырчы бер-берсенә сабын биреп, шул рәвешле бер дулкында булуларын белдерәләр.
Алай гына да түгел, әлеге флешмобка татар блогерлары да кушылды. Аларныкы исә үзенчәлеклерәк: сабын урынына бәдрәф кәгазе кулланганнар. Шулай ук комган белән төшүчеләр дә бар.
Әлеге видеоязмалар астында төрле фикерләр язганнар: күпләр җырчы һәм блогерларны мактаса, кайберәүләр исә "Халык тәмам юләрләнде!" - дип саныйлар. Ә сез ничек уйлыйсыз: флешмоб, челленджларның популярлыгы нидән гыйбарәт?
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев