Логотип Идель
Эксклюзив

Фәнис Яруллин: «Рәнҗеткәннәр сине, рәнҗеткәннәр...»

Рәнҗеткәннәр сине, рәнҗеткәннәр, Бик усал шул бездә кешеләр.

Рәнҗеткәннәр сине, рәнҗеткәннәр,
Бик тә рәхимсез шул бу дөнья.
Көлә-көлә йөгереп барган чакта
Үсеп чыга юлга зур кыя.

Башың белән килеп бәреләсең,
Челпәрәмә килә өметләр.
Өметеңнең ватыкларын хәтта
Таптап китә усал көчекләр.

Кайда соң сез ватык хыялларны
Ялгый белә торган кешеләр?
Миңа гына нигә очрый, дисен
Үзләре зур, җаны кечеләр.

Әллә миңа бәхет чишмәсеннән
Ятып су эчүләр хараммы?
Кайсы агачлардан яфрак өзим
Каплар өчен канлы ярамны?

Рәнҗеткәннәр сине, рәнҗеткәннәр,
Бик усал шул бездә кешеләр.
Үч сакламыйк ләкин без аларга,
Көчле була алмый үчлеләр.

2002.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев