Галимнәр рухи мирасыбызның байлыгы турында сөйләде
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә Идел Болгарстанында рәсми рәвештә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын уздыру кысаларында әзерләнгән китапларны тәкъдим итү чарасы узды.
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә Идел Болгарстанында рәсми рәвештә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын уздыру кысаларында әзерләнгән китапларны тәкъдим итү чарасы узды. Басмалар Г.Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре тырышлыгы белән әзерләнгән.
Басмаларның берсе - “Татарская эпиграфическая традиция. Булгарские эпиграфические памятники XIII-XIV вв. (в двух книгах)” - Болгар чоры ташъязма истәлекләрен туплаган. Икенчесе - “Духовное наследие: поиски и открытия. Письменные памятники Волжской Булгарии” әлеге чор язма истәлекләреннән тора һәм үз эченә Ибн Фадлан, Дауд Саксини, Таҗетдин Болгари, Кол Гали әсәрләрен алган.
Фәнни җәмәгатьчелеккә һәм журналистларга рухи мирасыбызның байлыгы, аны барлау юлында яңа табышлар һәм фәнни ачышлар турында сөйләделәр.
- Мәдәният һәм сәнгать, халык иҗаты, язма әдәбияты нигезләре формалашуы турыдан-туры Идел буе Болгар дәүләте, шунда яшәгән ата-бабаларыбызның рухи мирасы белән бәйле. Әбү Хәмид әл-Гарнати кебек Шәрык сәяхәтчесе, Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэтдин Фәхретдин кебек татар руханилары хезмәтләрендә Болгар дәүләте мәдәният учагы, галимнәр һәм шагыйрьләр иле буларак телгә алына. Кызганыч, шул чорда иҗат ителгән язма ядкәрләрнең күбесе төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә безнең көннәргә кадәр килеп җитмәгән. Инде килеп ирешкәннәрен барлау, өйрәнү, киләчәк буыннарга тапшыру гуманитар фәннәр өлкәсендә торган бурычларның берсе, - дип билгеләп үтте Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин.
Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының язма мирас үзәге җитәкчесе Илһам Гомәров ике китап булып дөнья күргән “Татарская эпиграфическая традиция. Булгарские эпиграфические памятники XIII-XIV вв.” әһәмиятен ассызыклап китте. Аның сүзләренчә, ташъязма истәлекләр Алтын Урданың Болгар олысы чорыннан сакланып калган иң ышанычлы тарихи истәлекләр, безнең көннәргә шушы елларның аһаңен китереп җиткергән иң борынгы чыганакларның берсе. Бу басмада XIII-XIV гасырга караган кабер ташларының фотолары, текстологик укылышлары, бүгенге сакланыш халәтләре турында мәгълүмат тупланган. Ике китапның һәркайсында 70тән артык эпиграфик истәлек урын алган. Иң борынгы таш 1282 елга караган.
“Духовное наследие: поиски и открытия. Письменные памятники Волжской Булгарии” басмасы шулай ук Болгар чорына караган язма истәлекләр тупланган. Бу җыентыкка 5 әсәр кергән. Алар арасында Ибн Фадланның “Рисалә”се, Таҗетдин Юныс әл Болгариның фармакология буенча әсәре, Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф”ы. Илһам Гомәров сүзләренчә, бу сериядә инде 15ләп китап чыгарылган, аларның барысы да, нигездә, татар телендә. Тулысынча рус телендә нәшер ителгәне беренчесе. Бу басма киңрәк даирәгә барып ирешсен өчен шул рәвешле хәл ителгән. Алга таба татар телендәгесен дә чыгару нияте бар.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев