Логотип Идель
Эксклюзив

“Галәм. Әгъләм” шигъри-музыкаль спектакленең премьерасы булачак

Мөдәррис Әгъләмовның иҗатына багышланган “Галәм. Әгъләм” шигъри-музыкаль спектакленең премьерасы булачак.

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Татарстанның халык шагыйре Мөдәррис Әгъләмовның иҗатына багышланган “Галәм. Әгъләм” шигъри-музыкаль спектакленең премьерасы булачак.

Татар халкы өчен шагыйрьләр зур хөрмәткә ия. Милли аңыбыз һәм әдәбиятыбызның нигезен шигърият тәшкил итә. Тукай, Дәрдемәнд, Җәлил, Х.Такташ, Х.Туфан... Мөдәррис Әгъләмов татар поэзиясенең соңгы күренекле вәкилләренең берсе. Аның тормышы драматик борылышлар һәм мәзәк хәлләргә бай моңсу комедияне хәтерләтә. Фәлсәфәче, гыйсъянчы, Нәни Гигант, маргинал, Шүрәле, Әкә, табигать баласы атамалары белән яшәгән атаклы шәхес. Аның тормышы үзенчәлекле Мөдәррисиада. Югалтулар, сызлану, шигърият, мәхәббәт, җор теллелек, хыяллар, авыру һәм өметләр аша сәяхәте аны заман татар поэзиясендә чын Әкә (өлкән) итә, диелә спектакль турында.  

Спектакль Туфан Имаметдинов режиссерлыгында куелачак. Рәссамы – Лилия Имаметдинова; хореограф – Марсель Нуриев; ут кую буенча рәссам – Илшат Сәяхов (“Алтын битлек” Россия милли театраль премиясе лауреаты). Яшь чикләве – 12+.

Спектакльдә Резедә Сәләхова (М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты), Артем Пискунов (М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты), Зөлфәт Закиров, Айсылу Мөсәлләмова, Салават Хәбибуллин, Айдар Фәтхрахманов, Эдуард Никитин, Альбина Гашигуллина катнаша.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев