Логотип Идель
Эксклюзив

Георгий Ибушев: "Төшенкелеккә бирелергә вакыт юк,  эш күп"

Татар филармониясе артистлары үзчикләү шартларында ни белән мәшгуль, формада булу өчен ниләр эшлиләр? Бүгеннән шул хакта сөйли башлыйм.

Татар филармониясе артистлары үзчикләү шартларында ни  белән мәшгуль,  формада булу өчен ниләр эшлиләр?  Бүгеннән шул хакта сөйли башлыйм.

Җырчы,  Россиянең атказанган,  Татарстаның халык артисты,  Филармониянең әдәби-музыкаль лекторие солисты Георгий Ибушев:

"Ярты айдан артык туган авылымда мин (Мамадыш районы,  Владимир авылы - З.Г.). Бакчаларны җыештырып бетердем,  тыкрыкларны,  су буйларын чистарттым. Өйдә почмак якта шкаф ясап куйдым. Бер кочак ноталар алып кайткан идем,  аларны караштырам. "Разбой" салып "распевка"лар ясыйм,  ансыз булмый.  Монда күршеләрне борчыйм дип куркасы юк.  Җанга рәхәт,  тыныч авылда.  Төшенкелеккә бирелергә вакыт юк,  эш күп".

Музыкант, ТР Филармония джаз-оркестры солисткасы Мария Аксенова:
"Үз коралымда көн саен берничә сәгать шөгыльләнәм, форма тәртиптә.  Өй эшләренә дә вакыт кала. Хәзер Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" китабын укыйм. Сериалны да түземсезләнеп көтеп алам. Тормыш иптәшем белән халык өчен иҗат белән шөгыльләнәбез. 

Җырчы, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Татарстанның халык уен кораллары дәүләт оркестры солисты Резеда Галимова:

"Минем күңелемдә гармония,  төшенкелеккә бирелмим.  Интернетта дусларым белән аралашам, тәмле ризыклар әзерлим.  Репептуарымны кабатлыйм, яңа әсәрләр өйрәнәм, музыка тыңлыйм!"

Музыкант,  композитор,  дирижер,  Филармониянең музыкаль - әдәби лекторие солисты Ильяс Камал

"Иҗат иткәндә без болай да күпмедер дәрәҗәдә "үзизоляциядә" булабыз,  шунлыктан  иҗат өлкәсендә үзгәрешләр әллә ни сизелмәде.  Ләкин өйдә генә бикләнеп утырырга туры килгәнгә, икеләтә көч белән иҗатка чумдым. Шул ук вакытта еллар буена җыелып килгән кайбер эшләрне, ноталарны тәртипкә китерергә мөмкинлек туды. Иҗади форманы югалтмас өчен гадәти тормыштагыча формада булырга кирәк,  әлбәттә, әллә ни аерма юк. Шулай ук күп вакытны уен коралларында уйныйм,  башкару сыйфатын арттыру өстендә эшлим, яңа әсәрләр өйрәнәм, ә бу - киләчәктәге концерт программаларына яңа репертуар туплана дигән сүз. Композиторлык иҗатына килгәндә, шулай ук, тукталмыйча, эшне ташлап тормыйча дәвам итү. Яңа әсәрләр өстендә эш алып барам". 

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Филармония джаз оркестры  директоры Лидия Әхмәтова:

"Өйдә эш бетми, тәртипкә китерәсе архивлар, йорт почмаклары байтак. Җырлар өйрәнәм. Классик композиторлар әсәрләреннән төзелгән җыентыкларым күп, алар йөрәккә ширбәт.
 Быел иҗатыма 30 ел,шул уңайдан апрельдә концертым буласы иде. Ул 27 октябрьгә күчте. Ирем Рөстәм - музыкант, ул да музыкаль форма сакларга, үзенә кызыклы шөгыльләр табарга тырыша.

Үзчикләү чорын катгый саклыйбыз, йортыбыз янындагы азык- төлек кибетенннән ерак китмибез. Алга таба тормыш ничек булыр, ниләр үзгәрер дигән борчулы уйларыбыз бар. Ләкин төшенкелеккә бирелмәскә тырышабыз".

Җырчы,  Татарстанның атказанган артисты,  Татарстанның фольклор музыкасы дәүләт ансамбле солисты Рөстәм Гыйльфанов:

"Үзизоляция чорын туган авылымда уздырам. Бу чикләнүнең "минус"лары белән бергә үз "плюс"лары да бар. Өйдә, эш  өстәлендә,  иң мөһиме - башта тәртип урнаштыру өчен бик кулай вакыт. Бакчада беренче үсентеләр баш калкыта башлады.Шуларга карагач кунел күтәрелә. Өйрәнәсе жырларым бар иде, шуларны иркенләп өйрәнәм. Һәркөн иртән "распевка" ясыйм, бию күнегүләрен кабатлыйм, озак биеми торсан - онытылуы да бар".

Музыкант, Татарстанның атказанган артисты, Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры солисты Рөстәм Мөхәммәтҗанов:

"Мин оркестрның бас домралар төркеме концертмейстеры.  Үзчикләү чорында шул төркем өчен музыкаль эшкәртмәләр ясыйм.  Инструментта шөгыльләнәм. Әле яңа музыкаль инструмент - пианиканы өйрәнә башладым. Бу шартларда да музыкантлар вакытны бушка уздыра алмыйлар,  инструментта шөгыльләнү - безнең канга сеңгән". 

Зимфира Гильмутдинова

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: татар филармониясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев