Гөлсирин - гөмбә сатучы, Азат - таксист?
Ваһапов фестивале йолдызлары беренче акчаларын ничек эшләгән?
Ваһапов фестивале йолдызлары беренче акчаларын ничек эшләгән?
Ваһапов фестиваленең инстаграм битендә шундый сорау пәйда булды. Билгеле, җаваплары да бар. Сез дә белегез әле:
Гөлсирин Абдуллина - гөмбә сатучы. Үсмер чагында Мамадыш трассасындагы "полянка"да гөмбә, җиләк сата. Эшләгән акчасына Nokia телефонын сатып ала.
Азат Абитов - таксист. 18 яшь тулгач, машина ала һәм аның өчен кредит түләргә таксист булып йөри.
Зәлилә - бала караучы (няня). Кыз 15 яшеннән Әлмәттә яшәүче гаиләдә бала караучы булып эшли.
Рәнис Габбазов - бригадир ярдәмчесе, ә дөресрәге аның әтисе бригадир була.
Чыганак: инстаграм
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев