Логотип Идель
Эксклюзив

Гөлсириннән челтәрле белен рецепты

Җырчыларыбыз тик ятмый: тамашачыларын тәмледән-тәмле ризык рецептлары белән бүлешә. Гөлсирин Абдуллина (Абитова) тәмле беленне ничек пешерү серләре белән уртаклашты әле.

Җырчыларыбыз тик ятмый: тамашачыларын тәмледән-тәмле ризык рецептлары белән бүлешә. Гөлсирин Абдуллина (Абитова) тәмле беленне ничек пешерү серләре белән уртаклашты әле:

- Бик күп төрле белән пешердем, иң ошаган рецепт бу булды! Күпсанлы сораулар буенча, рецептны монда калдырам! - дип язган яшь җырчы үзенең Инстаграм аккаунтында.

Белен өчен:

350 мл (җылытылган) - кефир 3,5%
1/2 чәй кашыгы - сода
2 - йомырка
1/2 чәй кашыгы - тоз
2 аш кашыгы - шикәр комы
250 гр - он
350 мл - кайнатылган су
3аш кашыгы - үсемлек мае кирәк була.


 Кефир җылы булырга тиеш.

Аңа сода салып болгатабыз да 6 мин калдырып торабыз.

Йомырка, шикәр, тоз салабыз бутыйбыз.

Он салабыз, әйбәтләп болгатабыз төерләре калмасын өчен.

Кайнатылган суны салып тиз генә болгатабыз, соңыннан май салабыз.

Беленне кызган утта, кызган табада гына пешерергә кирәк.


Тәмле булсын!

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев