Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив
    • БЫЕЛ КОРПОРАТИВЛАРСЫЗ... Бәйрәмне гаилә белән өйдә яки дачада, саф һавада уздыру хәерле.
      76
      0
      0
    • ТАТАР ТЕЛЕНДӘ БЕРЕНЧЕ МЕДИТАЦИЯ КАНАЛЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ “Идел” журналының YouTube каналы аутотренинглар яздыра башлады. Күбегезнең медитация файдасы турында ишеткәне бардыр. Хәзер аны татар телендә дә тыңлап булачак. Йокысызлыктан тилмергән, нерв системасы какшаган кешеләргә әлеге видео тынычланырга ярдәм итәчәк.
      239
      0
      0
    • БИШ ТАТАРСТАНЛЫГА ВЛАДИМИР ПУТИН ОРДЕН ТАПШЫРАЧАК РФ Президенты Владимир Путин Россия Федерациясенең дәүләт бүләкләрен тапшыру турындагы указны имзалады. Анда Рафис Борһанов, Ләйлә Фазлыева, Андрей Поминов, Алсу һәм Хәбир Мөхәрләмовлар билгеләп үтелгән.
      316
      0
      0
    • БИСТӘЛӘРНЕ КЕМ ЧИСТАРТЫР? Казан яны бистәләрендә яшәүчеләр, теләкләре һәм үз техникалары булса, урамнарны кардан чистартып, акча эшли ала.
      299
      0
      0

    ГӨБӘДИЯ ПЕШЕРӘБЕЗМЕ?

    Камыр өчен:

    • 1 стакан җылы сөт
    • 1 чәй калагы чүпрә
    • 1 йомырка
    • 3 аш калагы шикәр комы
    • 100 грамм атланмай
    • 1 чәй калагы тоз
    • он кирәгенчә алына.

    Эчлек өчен:

    • 250 грамм бүрттерелгән дөге
    • 200 грамм йомшартылган йөзем (карасы булса яхшырак)
    • 250 грамм вакланган корт
    • 2 аш калагы шикәр комы
    • 250 грамм ак май
    • 4 данә пешкән йомырка.

    Эш барышы:

    Иң элек чүпрәне стаканга салып, өстенә 4-5 аш калагы җылымса су салып күпертеп алабыз.

    Җылы сөткә күпертелгән чүпрәне, шикәр комы, тоз, йомырка, эретелгән атланмай салып болгатабыз һәм он салып камыр басабыз. Камырыбыз кулга ябешеп тормаслык хәлдә булырга тиеш. Камырны җылы урынга, өсте ябулы килеш кабартырга куябыз.

    Кайнап торган тозлы суда дөгебезне бүрттереп алабыз.

    Йөземне чүбеннән аралап, чистартып, юып кайнар суга салып тотабыз (йомшарсын өчен).

    Шул арада йомыркаларны пешереп алабыз, суытабыз — вак итеп турыйбыз яки эре угычтан үткәрәбез.

    Гөбәдиягә дигән кортыбыз вак булмаса, аны төйгеч белән ваклыйбыз.

    Кабарган камырны бер зур һәм бер кечкенә кисәккә бүләбез. Зр кисәген җәеп, майланган табага куябыз. Камыр өстенә вакланган корт салабыз. Бүрттерелгән дөге белән йөземне бергә кушып, корт өстенә урнаштырабыз һәм өстенә шикәр комы сибәбез. Иң өскә вакланган йомырканы салабыз да, эретелгән атланмай сибәбез. Кечкенә камыр кисәген җәеп, иң өскә каплыйбыз, астагы җәем белән өстәге җәемне тоташтырып, бөгеп чыгабыз. Гөбәдия өстенә вак умач сибәргә мөмкин. Эшләнеше: 1аш калагы атланмай, 1 чәй калагы шикәр комы, 3 аш калагы он салып уабыз. Мичтә 40-45 минут пешерәбез.

    Ашларыгыз, чәйләрегез тәмле булсын!

    Реклама

    Әлеге рецепт сайтның архивыннан алынды

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ФОТОБӘЙГЕ: «ӘНИЕМНЕ КОТЛАП»
    • ӘДӘБИ МАРАФОН. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • БЕЛЕМ ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • ПОЛИЦИОНЕР. ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ
    • "Внесудебное банкротство гражданина"
    • Кышкы язылу өчен бүләк от!
    • ӘДӘБИ СУД. ИДЕЛ.
    • "Единый налоговый платеж"
    • «ИДЕЛ»НЕҢ ИҢ МАТУР ТЫШЛЫГЫ!
    • ИДЕЛ. ЯШЬЛӘР ШУРАСЫ