Логотип Идель
Эксклюзив

ГӨЛСИРИННЕҢ КОНТРАКТЫ БЕТТЕ, ӘММА...

Һәм менә, озак уйланулардан соң Гөлсирин Абдуллина бу карарны...

Быел Гөлсирин Абдуллина һәм аның продюссеры Рифат Фәттахов арасындагы 7 еллык хезмәттәшлек тәмамланды, дип язганнар Ваһапов фестиваленең инстаграм сәхифәсендә,.

Аларның алга таба бергә эшләү-эшләмәве җырчының үзеннән торды - Рифат Фәттаховч Гөлсирингә хезмәттәшлекне дәвам итү тәкъдимен инде күптән ясаган иде.

Һәм менә, озак уйланулардан соң Гөлсирин Абдуллина бу карарны... Һәм менә, озак уйланулардан соң Гөлсирин Абдуллина бу карарны кабул итте!

Ул Ваһапов фондында Рифат Фәттахов белән эшләвен дәвам итәчәк!

- Гөлсирин белән эшләгән җиде елның иң зур нәтиҗәсе - Гөлсирин Абдуллина дигән җырчыны татар тамашачысы белә, үзен таный башлады. Алга таба бу дәрәҗәне төшермичә, киресенчә, үстерергә телибез. Әлбәттә, бу зур көч тәлап итәчәк, әмма Гөлсириннең тырышлыгы , үз- үзен оештыра белүе, яхшы мәгьнәдә үҗәтлеге һәм бердәм хезмәт безгә, һичшиксез, ярдәм итәр, дип уйлыйм. Контрактны озайтуны инде рәсмиләштердек. Ә вакытына килгәндә, бүген бу мөһим түгел - киләчәк күрсәтер. Ышанычы өчен Гөлсирингә рәхмәтемне белдерәм!, - диде бу хакта Рифат Әмәтович.

Гөлсирин дә бу турыда үз фикерен әйтте:

- Контрактның вакытын озайту турындагы карарны бик озак уйланулардан соң кабул иттем. Әти-әнием, гаиләм, якыннарым белән киңәшләштем. Рифат Әхмәтович белән эшләү мине кәнәгатьләндерә, контрактны өзәргә әзер түгелмен кебек тоела. Аннан соң, Азат белән бергә эшләү мөмкинлеге бар: икебез ике җирдә булсак, башкача булыр иде.

чыганак

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев