Гомере көрәштән торган икән...
Әлеге язма моннан ике ел элек язылган иде. Татарстан көрәш федерациясенең башкарма директоры Равил Хәйруллинны ул вакытта февраль аендагы юбилее белән тәбрикләдек. Әлеге язма мәрхүм рухына бер дога булсын иде...
Равил Гарифулла улының гомер сәхифәләренә күз салсаң, ике үзенчәлеккә игътибар итәсең. Беренчедән, аңа бу дөньяда үз урынын булдыру өчен гомере буенча тырышып-тырмашып яшәргә туры килгән. Икенчедән, көрәш, спорт аның белән һәрвакыт юлдаш булган. Свердлау өлкәсендә туа ул. Баксаң, заманында әнисе шул якларга комсомол төзелешенә эләккән икән. Бик тиздән тормыш Равилгә беренче сынауны да китереп бастыра: әтисе вафат була. Шуннан газиз әнкәсе, кечкенә малаен ияртеп, туган ягы Корсабаш авылына кайта. Героебыз әбисе һәм бабасы тәрбиясендә үсә. Кечкенәдән спорт белән кызыксына, бигрәк тә көрәш, хоккей, чаңгы спортын үз итә. Сүз уңаенда, бабасы шушы авылның берничә тапкыр баш батыры булып танылган. Кечкенә Равилне дә Сабантуй мәйданына нәкъ менә ул фатиха биреп чыгара.
Корсабаш сигезеллык мәктәбен тәмамлагач, егет Чистайның данлыклы совхоз-техникумына юл тота. Бәхетсезлек белән бәхете дә бергә йөри бит аның: биредә нәкъ шул вакытта данлыклы тренер Мәгаз Сәхәбетдинов эшли. Кечкенә генә, әмма төптән нык Равил шушы тренер кулы астында шөгыльләнә башлавын юкка гына тормышындагы бәхетле очрак дип бәяләмидер. Бик тиздән егетебез грек-рим көрәше буенча яшьләр арасында техникум, Чистай шәһәре чемпионы була, ТАССР чемпионатының көмеш медален яулый, 1972 елда яшьләр арасында Россия чемпионы булып таныла. Мәгаз абый Казанга киткәч исә ул Әдип Нуруллин җитәкчелегендә тир түгә башлый. Германиядә армия шулпасын эчкән чакта да көрәшне ташламый. Көрәштәге уңышларын күреп, БМПда механик-йөртүче булган, инде җилкәләре киңәйгән, тәннәре ныгыган егетне спортротага күчерәләр…
Ни генә дисәң дә, язмыштан узмыш юк шул. Армиядән кайткач, Хәйруллин дигән егет Казан дәүләт ветеринар институтка укырга керә. Һәм янә… Мәгаз абыйсын очрата. Янәдән спорт залы, янәдән күнегүләр, янәдән ярышлар. Республиканың җыелма командасына эләгеп, “Урожай” беренчелегендә икенче урынны яулый, беренче курсны тәмамлаганда Татарстан чемпионы булып таныла (соңрак әлеге уңышын тагын берничә тапкыр кабатлый), ә инде өч айдан СССР чемпионатында икенче урынны алуга ирешә. Алай гына да түгел, грек-рим көрәше буенча СССРның спорт остасы исеменә лаек була.
Институтны тәмамлап, диплом алганнан соң ул Арча якларына килеп эләгә. Зоотехник, партия инструкторы, колхоз рәисе… Равил абый җитәкләгән Азин исемендәге колхоз берзаман икътисадый күрсәткечләр буенча 56 колхоз арасында районда икенче урынга чыга. Шул уңышларын истә тотып, 1992 елда Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре дигән мактаулы исемгә лаек була. Андый дәрәҗәле исемнәрне гадәттә пенсиягә чыкканда, я, булмаса, олыгаеп беткәч, ниндидер юбилей уңаеннан алуларны истә тотсак, Равил абыйның 38 яшендә үк “атказанган” исеменә ирешүе үзе үк бу тормыштагы зур җиңүләрнең берсе була.
Зоотехник чакта да, колхоз җитәкчесе булып эшләгәндә дә, Равил абый Арча төбәгендә милли төребезне үстерү, яшь егетләр тәрбияләү буенча биниһая зур хезмәт куя. Гомумән, язмышыңа көрәш дип язылган икән, аннан качып булмыйдыр ул. Питрәчтә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы булып эшләгән 1995 елда оста оештыручы буларак башында Р.Хәйруллин торган район командасы үз тарихында беренче (һәм бердәнбер!) тапкыр Муса Җәлил истәлегенә узучы турнирны отуга ирешә. Республиканың иң дәрәҗәле басмалары бу уңыш хакында “Питрәч феномены” дигән баш астында мәкаләләр дә бастыра. Соңрак Балык Бистәсе районы башлыгы булып эшләгән 2002 елда исә җирле көрәшчеләр республика чемпионаты дәрәҗәсендә үтә торган Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына узучы бәйгедә җиңүче булып таныла.
“Ак Барс” Банк, “Агро-Трейд” оешмаларында эшләп алгач, кайберәүләр Хәйруллин инде көрәштән китер, пенсиягә чыгар дип фаразлагандыр. Янә ялгыштылар. Әйткәнемчә, язмыш аны янә көрәшкә китереп кертте.
Быел коронавирустан вафат булган Равил Хәйруллин истәлегенә бер дога булсын әлеге язма...
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев