Логотип Идель
Эксклюзив

ӘГӘР ГАЛИМ БУЛАСЫҢ КИЛСӘ...

Үзен фәндә күргән, милләт файдасына гуманитар өлкәдә ачышлар ясарга хыялланган яшь кешеләрнең юлы бер – югары уку йортын тәмамлаганнан соң аспирантурага укырга керү. Быел да уку йортлары һәм фәнни оешмаларның аспирантураларына укырга керер өчен документлар кабул ителә башлады.

  Үзен фәндә күргән, милләт файдасына гуманитар өлкәдә ачышлар ясарга хыялланган яшь кешеләрнең юлы бер – югары уку йортын тәмамлаганнан соң аспирантурага укырга керү. Быел да уку йортлары һәм фәнни оешмаларның аспирантураларына укырга керер өчен документлар кабул ителә башлады.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең  Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты (ТӘһСИ) каршында аспирантура 1946 елда ук ачыла. Бүген әлеге аспирантура республикабызда һәм аннан читтә татар филологиясе һәм сәнгать белеме өлкәсендә күппрофильле координацияләү үзәге булып тора.

Хәзерге вакытта ТӘһСИдә урак өсте башлана: бүгеннән август азагынача аспирантурага керергә теләүчеләрдән документлар кабул ителә.

ТӘһСИнең гыйльми сәркәтибе Алсу Шәрипова биргән рәсми мәгълүматка караганда, институт каршында эшләп килгән аспирантурага көндезге бүлеккә түбәндәге юнәлешләр буенча аспирантлар кабул ителә:

  •     Россия Федерациясе халыклары телләре (татар теле);
  •     Россия Федерациясе халыклары әдәбияты (татар әдәбияты);
  •     Фольклористика;
  •     Тасвири һәм декоратив-гамәли сәнгать һәм архитектура.  

Аспирантурага керү өчен, магистратура яки специалитет дипломы булу зарур. Укырга кабул итү махсус дисциплина (белгечлек) һәм чит телдән (инглиз теле) имтиханнар нәтиҗәләре буенча конкурс тәртибендә башкарыла.

Имтихан нәтиҗәләре календарь ел дәвамында гамәлдә санала. Уку тәмамлангач, аспирантларга «Тикшеренүче. Укытучы-тикшеренүче» квалификациясе бирү турында диплом тапшырыла. Әлеге диплом югары уку йортларында һәм фәнни оешмаларда эшләү мөмкинлеген бирә.

Аспирантларга уку чорында (өч ел буена) айга 6 мең сум күләмендә стипендия түләү каралган. Тагын бер күңелле яңалалык:

Фәннәр академиясенең ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән килешүе нәтиҗәсендә фәнни хезмәткәрләрне, шул исәптән аспирантларны, республиканың уку йортлары тулай торакларына урнаштыру мөмкинлеге барлыкка килде.

Фән белән шөгыльләнүне үзенә максат итеп куйган яшьләр, гадәттә, аспирантурага “фәлән галимнең шәкерте булам” дип бара. ТӘһСИ аспирантлары 80 еллык фәнни традицияләре булган институтның абруйлы остазларына эләгү мөмкинлегенә ия: фәнни юнәлешләренә бәйле рәвештә, укырга кабул ителгән аспирантлар аерым фәнни бүлекләргә беркетелә. Аспирантның кызыксынуына, бүлекнең эш юнәлешләренә туры китереп, бүлек утырышында кандидатлык диссертациясе темасы раслана, фәнни җитәкче билгеләнә.

Аспирантурага укырга керергә теләүчеләр гаризаларын ТР Фәннәр Академиясенең аспирантура бүлегенә (каб. 405) эш көннәрендә тапшыра ала. Өстәмә сорауларыгыз булса, iyali.anrt@mail.ru электрон адресына хат язып җибәрергә мөмкин. Керү имтиханнары 2020 елның 10-21 сентябрендә узачак, октябрь  аенда аспирантлар исемлеге игълан ителә.

А Шәрипова фотосы ТӘһСИ архивыннан

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев