Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Төрле телләрдә шигырьләр

    Грант от!

       Үзмәшгульләр 100 мең сумга кадәр грант ярдәме ала алачак. Грантлар алу конкурсы 1 июньдә игълан ителәчәк, дип хәбәр итә kzn.ru 

        Конкурста эшчәнлекнең төренә карамастан, әлеге салым режимын кимендә өч ай кулланучы һәм 2020 елның 1 февраленә кадәр теркәлгән барлык үзмәшгуль казанлылар катнаша ала.

    Реклама

         Конкурс ике этапта уздырыла, аларның һәркайсында 50 иң яхшы үзмәшгуль проекты сайлап алыначак. Грантны продукция җитештерү яки хезмәт күрсәтү өчен кирәкле җиһазлар һәм техника, программа белән тәэмин итү, комплектлау, чимал сатып алуга тотарга мөмкин булачак.

    - Без үзмәшгульләр белән даими элемтәдә торабыз, очрашулар уздырабыз, һәм бу сумманы без алар белән бергә билгеләдек. Бу грант алар өчен ярдәм булачак. Без алга таба да үзмәшгульләрнең бизнеслары үссен өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез", диде Казан мэры Илсур Метшин.

    Бүгенге көндә Казанда 21 333 үзмәшгульлек үзәге теркәлгән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ИП ПАТЕНТ СИСТЕМАСЫНДА: НӘРСӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?
    • Газета-журналларга язылган өчен - санаторийга ике юллама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы