-
ВИДЕО: Журналистлар Мөршидә белән Илдар Кыямовларның теле “чишелгән” Татар журналистикасы турында чын дөресе! Журналистлар Мөршидә белән Илдар Кыямовларның теле “чишелгән”.
-
Блогер Рөстәм Нәбиев уңайсыз хәлдә калган Аны Америкада очар алдыннан кәрәзле телефоннан хатыны белән сөйләшкән өчен самолеттан төшереп калдырганнар.
-
ПОПУЛЯР БЛОГЕР ИЛҮЗӘДӘН КИШ-МИШ САЛАТЫ. Рецепт. Популяр блогер Илүзә Ильдарскаядан тәмле салат рецепты!
-
ТАТАРСТАН ТЕРРИТОРИЯСЕНДӘ ҺАВА ШАРТЛАРЫНЫҢ БОЗЫЛУЫ КӨТЕЛӘ Татарстанда аномаль салкыннар көтелә.
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
-
ЛАНДЫШ НИГЪМӘТҖАНОВАДАН КОЙМАК РЕЦЕПТЫ Ялларда нишлиләр? Тәмле итеп ашыйлар! - дигән җырчы инстаграм битендә.
-
Яратабыз сине, ӘЛФИЯ АВЗАЛОВА! Бүген, 15 гыйнварда моң легендасы - Әлфия Авзалованың туган. "Идел"нең архивында шундый җылы язма саклана. Авторы - Алмаз Хәмзин.
-
ЗӨЛӘЙХА КАМАЛОВАНЫҢ “АТЛАР КЕШНИ" ШИГЫРЕН "ИДЕЛ" ЖУРНАЛЫ НИ СӘБӘПЛЕ БАСТЫРМАДЫ? Зөләйха Камалованың “Атлар кешни” шигырен “Идел” журналы бастырмады.
Г.Тукай исемендәге филармония концертларын өйдән чыкмый гына карагыз!
Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе 2020 елның 18 мартыннан өйдән торып эшләү режимына күчте. Әлеге көннән башлап филармония 10 трансляция үткәрде, дип хәбәр итә Татар дәүләт филармониясенең матбугат үзәге җитәкчесе Земфира Гыйльметдинова.
“Трансляцияләр филармония сайты аша һәм “Орфей” радиосы, “Ваш досуг” порталы, турыдан-туры YouTube-канал сайтларында урнаштырылган, шулай ук интернет челтәрләренә тоташтырылган. Концертларның берсе - җанлы чыгыш онлайн трансляцияләү һәм тугызы язмада тәкъдим ителде”, - ди Земфира Гыйльметдинова.
Кешеләрнең үзизоляция чорына Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә трансляцияләр планлаштырылган. Онлайн концертларны караулар саны соңгы араларда 94 тән 2779 гә кадәр арткан.
Мәгълүм ки, филармониянең төп миссиясе – музыка сәнгатенә хезмәт итү. Нинди генә вәзгыятьтә дә татар филармониясе үз бурычларын башкара. Бу миссия илебез һәм чит илләр классик музыкасын популярлаштыруга, Татарстан Республикасында һәм Россия Федерациясендә яшәүче милләтләрнең мәдәни гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерүгә нигезләнә.
Халкыбызның рухи байлыгы – музыка сәнгате һәм әдәби мирасы һәркемгә якын булсын, һәркем күрә алсын, тыңлый алсын өчен бар көчебезне куябыз, ди сәнгать әһелләре.
10 апрельдә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Айдар Фәйзрахмановның юбилей концерты күрсәтеләчәк. Ә 11 апрельдә Татарстан Республикасы Фольклор музыкасы ансамбленең “Гәрәбә” программасын тамаша кылырга мөмкин булачак. Өйләрегездән чыкмый гына югары сәнгать белән хозурланыгыз. Тулырак мәгълүматны биредән алырга мөмкин: https://tatfil.ru/news/14421/
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз