-
ГАЛИМНӘР ИГЕНЧЕЛЕК ӨЛКӘСЕНДӘ ЯҢА ТЕХНОЛОГИЯ УЙЛАП ТАПКАН Казан дәүләт аграр университеты галимнәре тарафыннан кафедра мөдире һәм профессоры Наил Әдһәмов җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы машиналарының эшче органнарын ныгытуның комплекслы технологиясе эшләнде.
-
"ЯШЬ ЙӨРӘКЛӘР" БӘЙГЕСЕНДӘ КАТНАШ Жюри музыка өлкәсендәге белгечләрдән торачак. Бәйгенең фестивалендә кайбер үзешчән авторларның җырларын танылган артистлар башкаруы да ихтимал.
-
ЯЗУЧЫ РӘФИКЪ ЮНЫС ВАФАТ Язучы, журналист Рәфикъ Юныс улы Юнысов бүген 78 нче яшендә бакыйлыкка күчте. Бу хакта аның соңгы эш урыны “Казан утлары” журналыннан хәбәр иттеләр.
-
ТАТАРСТАНДА БАЛАЛЫ ГАИЛӘЛӘРГӘ ЯРДӘМ КҮРСӘТЕЛӘ Республикада 32 федераль һәм 53 республика чараларын үз эченә алган социаль ярдәм чараларының системасы формалашкан.
-
МИЛЛИ ШУРА ӘГЪЗАЛАРЫ ҖИДЕ ЭШЧЕ ТӨРКЕМГӘ ТУПЛАНЫП ЭШЛӘЯЧӘК Милли шура утырышлары айга бер тапкыр үткәреләчәк. Һәрбеш эшче төркем үз юнәлеше буенча хисап тотачак.
-
ИЛШАТ РӘХИМБАЙ ТАТАР ГӨНАҺЛАРЫ ТЕМАСЫНА СӨЙЛӘШЕРГӘ ОМТЫЛА Илшат видеолар хакында фикер алышу һәм аларга бирелгән бәяне үз иҗат җимешләренең төп нәтиҗәсе дип саный.
-
ЙОЛДЫЗНАМӘ (19-24 гыйнвар) Узган ел башлаган эшләрегезне уңышлы тәмамлаячаксыз. Бу атнада игътибарны гаиләгә юнәлтү яхшырак. Вакытыгызны үзегезгә һәм балаларыгызга багышларга тырышыгыз. Барчагызга да уңышлы эш атналары!
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
ҖИҢҮ БӘЙРӘМЕ НИЧЕК ИСТӘ КАЛЫР?
Елдагыча көтеп ала торган зур чара - Җиңү бәйрәме быел онлайн форматта узуы белән аерылып тора. Ул безнең хәтергә ничек кереп калыр?
Иртәгә, 9 майда Мәңгелек утка чәчәкләр салу, монумент ачылышы тантаналары да онлайн форматта тәкъдим ителәчәк. Шулай ук Җиңү бәйрәме уңаеннан татарстанлыларны самолет һәм вертолетлар сәламләячәк. Бу хакта Казан шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов сөйләде.
Аның сүзләренчә, бәйрәм көнне Казанда һавада очучылар төркеме күренәчәк.
- Өч легендар МИ-8 вертолеты Казансу акваторие, үзәк урамнар, Җиңү паркы өстеннән Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы флагларын, Җиңү байрагы копиясен алып очачак, - ди Азат Абзалов. Әгәр һава торышы яхшы булса, сәгать кичке алтыда вертолетлар өч флаг белән очачак.
Димәк, иртәгә 12.00 сәгатьтә тантананы "Татар-информ" агентлыгында һәм ТНВ телеканалында онлайн режимда карарга мөмкин булачак.
Сылтама: https://youtu.be/oDnjgtyjNgQ
чыганак: tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз