ҖИҢҮ ҖИҢЕЛ БИРЕЛМИ
Татарстан Республикасының “Ел студенты” бәйгесендә “Иң яхшы староста” номинациясендә җиңү яулаган 4нче курс студенты Илзирә Галимбикова җиңү серләре белән уртаклашты.
Татарстан Республикасының “Ел студенты” бәйгесендә “Иң яхшы староста” номинациясендә җиңү яулаган 4нче курс студенты Илзирә Галимбикова җиңү серләре белән уртаклашты.
– Бөтен КФУны үзенең җиңүе белән таң калдырган Илзирәбез кайсы яклардан икән? Үзегез белән таныштырып китегез әле.
– Мин – Казан кызы, шуңа карамастан, авылга мәхәббәтем чиксез. Авылымны яратуым туган телемә булган мәхәббәтемне дә арттыра. Авылга бик еш кайтырга тырышам, чөнки анда минем әби-бабайларым, дәү әти-дәү әнием яши. Ә Казанда Совет районының 171нче мәктәбен тәмамладым. Иҗат юлына бик иртә кереп киттем. Балалар бакчасына йөргәндә үк, соңрак мәктәптә укыганда түгәрәкләргә йөрдем, күп төрле чараларда катнаша идем.
– Сез балачактан журналист булырга хыялландыгызмы, яисә бу теләк кинәт кенә тудымы?
– Кечкенәдән журналист булырга хыялландым дип әйтә алмыйм. Тик әлеге уку йортына керү теләгем инде балачактан бар иде. Шуңа 11нче сыйныфны тәмамлагач, ике дә уйлап тормыйча, документларымны турыдан-туры КФУга тапшырдым. Бу минем иң зур хыялым иде. Аллаһка шөкер, теләгемә ирештем, инде быел чыгарылыш курсында белем алам. Әлеге уку йортын сайлавыма бер дә үкенмим.
– Барысын да борчыган сорау: ничек бөтенесенә дә өлгерәсез? Вакытны дөрес бүлү серләрен безгә дә өйрәтегез әле
– Әйе, чыннан да, әлеге сорауны миңа бик еш бирәләр. Дөресен генә әйткәндә, вакытны аны берничек тә җиткереп булмыйдыр, чөнки эш бик күп, бөтенесенә җитешәсе, барысын да эшләп карыйсы килә. Һәм мин бу сорауга һәрвакытта бер генә төрле җавап бирәм: мин үземнең бөтен эшләремне чын күңелемнән яратып башкарам. Менә шундый очракта гына син зур уңышларга ирешә аласың.
– Минемчә, бу җиңү җиңел генә яулап алынмагандыр. Моның чишмә башы кая барып тоташа?
– Әлбәттә, бернинди җиңү дә җиңел генә бирелми. Җиңүгә ирешер өчен азмы-күпме тәҗрибәң, ирешкән уңышларың булырга тиештер дип уйлыйм мин. Һәм менә нәкъ шушы республика күләмендәге “Ел студенты” бәйгесендә дә “Иң яхшы староста” номинациясендә җиңү яулавым юкка гына түгелдер, чөнки мин инде 1 курстан бирле үзебезнең академик төркемнең старостасы булып торам. Шулай ук институтта да актив эшчәнлек алып барам. 2018-2019 нчы еллар аралыгында мин үзебезнең югары мәктәбебезнең культоргы идем. 2019-2022 нче еллар аралыгында Габулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең профоргы булып тордым, ә бүгенге көнгә кадәр студентлар деканы вазифасын башкарам. Әлеге бәйгегә мин күпмедер дәрәҗәдә инде тәҗрибә белән килдем, чөнки 1нче курста без төркемебез белән Казан федераль университетының “Иң яхшы академик төркем” бәйгесендә катнашкан идек. Кызганычка каршы, ул елны без икенче турга уза алмадык. Күрәсең, тәҗрибә булмагандыр инде. Тик без аптырап калмадык, 2 нче курста тагын катнашырга булдык. Бөтен көчебезне җыеп, КФУның “Иң яхшы академик төркем” исемен яулап алдык. Ә инде 3 нче курста укыганда үземне староста буларак сынап карарга булдым. Һәм ул елны мин КФУның “Иң яхшы староста” исемен яуладым. Ә 4нче курста укыганда республика дәрәҗәсендә җиңү яулавым минем өчен аеруча зур шатлык булды.
– Бу җиңү дөньяга карашыгызны үзгәрттеме? Үзегездә берәр үзгәреш сизәсезме?
– Бик кызыклы сорау. Әлбәттә, әлеге исемне йөртү минем өчен зур дәрәҗә. Үз уку йортымның данын яклап, “Пирамида” сәхнәсендә басып тору зур шатлык иде, чөнки әлеге конкурсның этаплары күп булды. Иң элек читтән торып катнаштым һәм монда ун кеше сайлап алынды. Шушы ун кыз өч турдан торган бәйгедә көч сынаштык. Бик күп юллар үттек, бик нык тырыштык, күп эшләр эшләнде. Тора-бара шушы ун кыз арасыннан өчлеккә чыгу үзе зур бәхет иде. Янәшәдәгеләрнең ихтирамын, җылы мөнәсәбәтен тою миңа канатлар өстәде. Ә менә сәхнәдә басып торганда җиңәсе килү теләге тагын да көчлерәк була икән. Җиңүче буларак, минем исемне әйткәндәге мизгелләрне, шатлык, дулкынлану хисләрен әйтеп, аңлатып бетереп булмый.
Үземдә алай зур үзгәрешләр сизәм дип әйтә алмыйм. Әлеге исемне йөртү, әлбәттә, минем өчен бик зур горурлык. Сәләтемне, тырышлыгымны күреп алып, югары бәяләүләре өчен мин бик рәхмәтлемен.
– Бу сезнең шәхси җиңүегез идеме, яисә янәшәдәгеләрнең ярдәмен тойдыгызмы?
– Миңа калса, беркайчан да үзең генә шундый югары дәрәҗәләргә ирешә алмыйсыңдыр ул. Синең яныңда һәрвакытта сиңа булыша торган, сине аңлый торган, сиңа көч бирә торган кешеләр булырга тиештер дип уйлыйм. Шул вакытта гына син нәрсәгәдер ирешә аласың. Шуңа күрә минем төркемдәшләремә, мөгаллимәләребезгә, җитәкчемә, миңа терәк булган актив кызларга бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Әлбәттә, аларның бу җиңүдә өлешләре бик зур.
– Сезнең бу җиңүдән "башыгыз әйләнмәдеме"?
– Туры мәгънәсендә – әйләнгәндер. Сәхнәдә басып торганда, конвертны ачып фамилиянең беренче хәрефен ишеткән мизгелләрдә баш әйләнгәндер, мөгаен, чөнки минем күңелемдә йөргән хыялым чынга ашты һәм бу бер могҗиза булды.
– Киләчәккә булган планнарыгыз белән дә уртаклашмассызмы икән?
– Киләчәк турында төгәл генә әйтә алмыйм. Без бүген тизлек заманында яшибез. Көн саен ниндидер яңалык белән очрашабыз. Әлбәттә, планнарыбыз бар. Менә без сәламәтлекләре чикле булган студентлар өчен “Маяк” дигән проект өстендә эшлибез. Бүгенге көндә бөтен көчебезне әлеге проектка биреп, киләчәктә юнәлешләрен зурайтып, тагын да үстереп җибәрергә дигән теләктә торабыз. Аннан тыш та катнаша торган чараларыбыз күп. Һәм, гомумән, хыялларыбыз зурдан. Тик һәрбер эшебез уңай нәтиҗә алып килеп, безне сөендерсен, ирешелгәннәр белән генә туктап калмыйча, киләчәктә тагын да зуррак үрләр яуларга язсын иде.
- Бик зур рәхмәт, Илзирә апа. Барлык хыялларыгыз чынга ашсын. Алга таба да уңышлар теләп калабыз.
Илзия Гафиятова
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев